15 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Татарстанда булачак буранда саклану кагыйдәләрен искә төшерәләр
Дүшәмбе, 15 ноябрьдә, кичен республика территориясендә буран, урыны белән бозлавык, көчәйгәндә секундына 20 метрга кадәр көчле җил көтелә.
-
Эш көне булмаган көннәрдә субсидияләрне ничек алырга
РФ Хөкүмәте яңа коронавирус таралу нәтиҗәсендә хәл начарайган шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслады (РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 7 сентябрендәге 1513 номерлы карары (РФ Хөкүмәтенең 28.10.20021 ел, №1849 карары редакциясе).
-
Күп балалы аналар пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак
Күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар саныннан чыгып исәпләнәчәк.
-
Чәкчәк «Россия тәмнәре» бәйгесенең «Безне сайлыйлар» номинациясендә җиңде
Конкурста «Бөтен илгә», «Табигать тәмнәре», «Гастрономик табыш», «Кулинария мирасы», «Безне сайлыйлар» һ.б. номинацияләр тәкъдим ителгән.
-
Синоптиклар кар һәм буран фаразлый
Төнлә -11 градуска кадәр суытачак.
-
Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Игелекле эшләр көне" акциясе үткәрделәр
13 нче ноябрь көнне, Бөтендөнья Яхшылык көне уңаеннан, Иштуган мәдәният йорты белгечләре балалар белән "Игелекле эшләр көне" акциясе үткәрделәр. Балаларны мөмкин кадәр иртәрәк, балачактан ук яхшылык эшләргә өйрәтергә кирәк. Без киләчәктә балаларыбызның кем булачагын белмибез, әмма ышанабыз: алар һәрвакыт игелек кылачак. Акциянең асылы - ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү. Балалар еш кына ялгыз яшәүче Агафонова Валентина апа янына баралар. Бу юлы да балалар аңа хуҗалык эшләре буенча булыштылар. Соңыннан балалар концерт номерлары белән сөендерделәр. Валентина апа балаларга зур рәхмәтен белдерде.
-
Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Тарих эзләре буйлап...» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр
12 нче ноябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре Г.Х.Садыйкова һәм Г.М.Әхмәтшина «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Тарих эзләре буйлап...» дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар авылның тарихи үткәне белән таныштылар, горурлыгын һәм данын искә төшерделәр. Шулай ук Саба районының күренекле язучы-шагыйрьләренең әсәрләре укылды.
-
Коронавирус инфекциясенә каршы дару әзерләү процессы — соңгы стадиясендә
Михаил Мурашко коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларны дәвалауда кулланыла торган даруларга кытлык булмавын әйтте.
-
11 нче ноябрь көнне Юлбат авыл мәдәният йортында “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде
Бәйрәм КВН формасында үтте. Программада төрле конкурслар, уеннар җырлар белән үрелеп барылды. Юлбат төп белем бирү мәктәбенең иң күңелле һәм тапкыр укучылары ярышты, ә аларның чыгышын жюри әгъзалары - Юлбат мәдәният йорты, Тенеки авыл клубы һәм китапханә мөдирләре бәяләде. Тамашачылар балаларны үзләренең елмаюлары һәм алкышлары белән хуплады. Балаларның барлык тырышлыклары бәяләнде һәм барлык конкурслардан соң да җиңү яулаган балаларга урыннар бирелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә ахырында дискотека оештырылды.
-
Тимершык мәдәният йортында китаплар авторы Рәхимә Вәлиуллина белән "Теле барның - иле бар" дип исемләнгән иҗади очрашу узды
Очрашуга «Ак калфак» һәм « Мизгел» клубы әгъзалары җыелды. Чараны алып баручы китапханәче кунакларны авторның тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге белән таныштырды, кунакларны Рәхимә Вәлиуллинаның китаплары күргәзмәсе белән таныштырды. Автор үзенең "Элвин Грей самый шулай" һәм "Рәйсәнә" исемле яңа китаплары белән таныштырды. Кичә җылы дустанә атмосферада үтте. Рәхимә апа очрашуга буш кул белән генә килмәгән иде, авыл китапханәсенә һәм тамашачыларга китаплар бүләк итте.
-
Саба районы Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты
13 нче ноябрь көнне районыбыз авыл хужалыгы продукциясе җитештерүчеләре Казанга чираттагы ярминкәгә бардылар. Сабалылар инде 5 нче тапкыр башкалабыз кулланучыларына ашлык, бәрәңге, ит, сөт, умартачылык продуктлары, кулинария-кондитер әйберләре һәм башка күптөрле товарлар белән барды. Бу юлы да сатып алучылар ярминкәгә күпләп чыктылар.
-
Не лишайте себя социальных льгот и гарантий
Одним из важнейших доходных источников консолидированного бюджета любого региона является налог на доходы физических лиц. От своевременности и полноты поступления налога в бюджет зависит финансирование и реализация социально-экономических программ. Поэтому одним из основных направлений деятельности налоговых органов является работа по легализации теневой заработной платы.
-
Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Хәйретдинов Рифкать Нургали улы истәлегенә алкалы хоккей турниры узды
13 ноябрь көнне Кукмара шәһәрендә Кукмара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Хәйретдинов Рифкать Нургали улы истәлегенә алкалы хоккей буенча турнир узды.
-
Milliard.tatar сайтында Super Tatario уены эшли башлады
Уенның сюжеты шунда ки, Tatario малае татар халкының үсеш чорлары буенча чаба. Сюжет буенча алга китәр өчен аңа төрле катлаулы биремнәр үтәргә туры киләчәк.
-
Казанда халык санын алуда катнашучылар арасында үткәрелгән фотоконкурста тагын ике җиңүчегә iPhone 13 тапшырылды
Казанда «Халык контроле» проекты тарафыннан оештырылган Бөтенроссия халык санын алуда катнашучылар арасында үткәрелгән фотоконкурста җиңгән тагын ике кешегә iPhone 13 смартфоннары тапшырылды.