15 декабрь 2017 яңалыклары
-
“Яраткан кызымны үземә карату өчен, ахыргача көрәштем”
2015 елда Омск өлкәсенең Светлый бистәсендәге казарма ишелеп, әлеге фаҗигадә ике аягын югалткан егет – Рөстәм Нәбиев турында җәй аенда газетабызда язып чыккан идек инде. Рөстәм “Инстаграм”ында үткәне, бүгенге тормышы, уңышлары турында язып, яшьләрне илһамландыра, яңа үрләргә канатландырып тора. Күптән түгел ул тормышындагы иң зур мәхәббәт тарихын язып та күпләрне сокландырды.
-
Буалы танышының автомобилен куып алып киткән
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, ир-ат шәһәрнең Арефьев урамында яшәүче танышына килә һәм аның “Лада Гранта” автомобилен куып алып китә. Аннан урланган автомобильне шәһәрнең Бебель урамындагы бер йорт каршында калдырып кача. Тик хокук сакчылары аның эзенә төшәләр.
-
Пензадан пирог: "Салават Фәтхетдинов - 29"
Салават Фәтхетдинов инстаграм аккаунтына "Салават 29" саны куеп бизәлгән пирог белән видео урнаштырган. Салаватка 29 яшьме әллә?
-
Икенче хатын: «Ирләр бөтен кешегә дә җитми, бүлешә белергә кирәк»[булган хәл]
“Ул – Доронин, мин Наоми Кэмпбелл түгел түгелен, – ди Сөмбел, бармак арасында нәзек тәмәке таякчыгын әйләндереп, – әмма миндә – матурлык, анда исә акча бар.” Аның турында газета битенә язарга теләк белдергәч, шактый озак киреләнгән Сөмбел, ниһаять, үз исемен үзгәртү шарты белән, язмышы турында сөйләргә ризалашты: «Менә шулай килеп чыкты инде – мин иремнең никахлы икенче хатыны».
-
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле 80 яшен билгели [Видео]
12-13 декабрь Казанда Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстанның җыр һәм бию ансамбле 80 еллыгын бәйрәм итә. Сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов Азатлык хәбәрчесенә ансамбльдә күпчелек яшьләр булуын, татар теле, моңы яшәгәндә Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең дә яшәячәген әйтте.
-
Мьянмада бер ай эчендә 6700 мөселманны юк иткәннәр
Биш яшькә кадәрге 730лап бала җәбер-золым корбаны булган.
-
«Минем хәзер яшисем килә!»
Бәби исе. Ишектән керә-керешкә борынга килеп бәрелгән, күпме татысаң да туеп булмый торган әлеге җәннәт исе бусаганы бисмилла белән атлата, каршыга чыккан «сүски хуҗасына» тутырып караганчы, «сөбханалла» сүзләрен әйттерә.