16 июнь 2015 яңалыклары
-
Юллар өчен тагын 1,5 миллиард сум
Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Казан юлларын төзекләндерү өчен өстәмә 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирергә җыена. Шәһәр мэры Илсур Метшин әйтүенчә, әлеге сумманың 147 миллионын тротуарлар ремонтына тотачаклар, калганы шәһәр юлларын төзекләндерүгә китәчәк. Бистәләрдә юлларны ремонтлау август, сентябрьгә кадәр сузылса, шәһәр урамнарында барысын да июльгә тәмамларга җыеналар. Моңа кадәр Казан...
-
Иң "кайнар" полиция машиналары Дубайда [+фото]
-
Алсу Фазлыева 30 меңлек операция ясаткан
Күптән түгел Алсу ике күзенә дә операция ясаткан. Бәясе ташлама белән 30 мең 600 сумга төшкән. Җырчы бу адымга күптәннән әзерләнгән булган. Барысы да уңышлы узган. Ул хәзер үзен яңадан тугандай хис итә, хис-кичерешләрен хәтта сөйләп кенә аңлатып бирә алмавын белдергән "Интертат.ру" сайтына. Туйлар.ру
-
Тозлы күлгә 14 сәгатьтә
«Столичный» автовокзалында 14 июньнән башлап Казан - Соль-Илецк рейсы ачылды.
-
Яна Чурикова Тукай шигырьләрен татарча укыячак
Россия көнендә узган башкаладагы "Әдәби ишегалды" чарасында телевидение йолдызы патриотик эчтәлектәге шигырь укыды. Чираттагы чарада Чурикова Габдулла Тукай шигырьләрен татар телендә укыячагын белдерде. Әдәби марафонны Мәскәүдә дә уздырырга кирәк дигән тәкъдим ясады. Әлмәт таңнары
-
Догхантерлар йорт хайваннарын яндыра
Сукбай эт-мәчеләр генә түгел, инде хуҗалары булганнары да догхантерларның кешелексезлегеннән зыян күрә башлаган. Бу араларда Казанда эт-мәчеләргә бензин сибеп ут төртү очраклары күзәтелә икән. Чарли кушаматлы эт ут төрткәннән соң исән калган һәм көч-хәл белән хуҗасы йортына кайтып җитә алган. Аңа тиз арада ашыгыч ярдәм күрсәткәннәр. Шулай да аның аркасындагы...
-
Жанна Фриске бүген төнлә вафат булды
Кичә кич танылган җырчы Жанна Фриске баш мие рак авыруы аркасында вафат була. Бу хәбәрне журналистларга Жаннаның әтисе хәбәр итә. Бу әшәке чир булуы турында Жанна Фриске 2013 елда белә. 8 июль көнне аңа 41 яшь тулган булыр иде.