16 декабрь 2021 яңалыклары
-
Инвестицион үсеш агентлыгы муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген иң яхшы тәкъдир итүгә республика иҗади конкурсын игълан итә
Конкурсның иганәчесе - Haier компаниясе.
-
Балалар Иҗат үзәгендә онлайн форматта “Алтын башмак” районкүләм хореография конкурсы узды
15 декабрь көнне Балалар Иҗат үзәгендә онлайн форматта “Алтын башмак” районкүләм хореография конкурсы узды. Әлеге бәйге районда җиденче тапкыр уздырыла. Укучылар “Алтын башмак” хореография конкурсында бик теләп катнашалар. Бәйгедә барлыгы 16 бию коллективы көч сынашты.
-
17 декабрьгә һава торышы
17 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы булачак. Кар, җепшек кар явачак. Кайбер районнарда бозлы яңгыр булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -2..-7˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Шекше авыл җирлегендә Яңа 2022 елны каршылауга әзерлек эшләре бара
Фоторепортаж.
-
Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе Тамчы шоу бәйгесендә катнашты
15 нче декабрь көнне Тамчы шоу бәйгесендә Саба муниципаль районы Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе һәм Теләче районы Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе катнашты. Бәйгедә ике як команда да 1 нче урынны яулады.
-
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» подключили магистральные насосные агрегаты на производственных объектах в Удмуртии и Свердловской области
Специалисты АО «Транснефть – Прикамье» выполнили подключение двух магистральных насосных агрегатов (МНА) на производственных объектах в Удмуртской Республике и Свердловской области. Работы проводились в рамках программы технического перевооружения и реконструкции предприятия. Цель - повышение уровня эксплуатационной надежности оборудования линейной производственно-диспетчерской станции «Платина» и нефтеперекачивающей станции «Большая Соснова».
-
Кыш Бабайлар парады көне билгеле булды
Байлар Сабасында Кыш Бабайлар парады һәм район үзәгендәге чыршы ачылышы 28 нче декабрь көнне 18:00 сәгатьтә башлана.
-
Саба районы "Добрый край - Игелек җире” республика конкурсында җиңү яулады
Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең волонтер үзәкләре җитәкчеләре һәм активистлары катнашында «Игелекле Татарстан» Республика премиясен бүләкләү тантанасы узды.
-
Чаллы һәм Зәй арасындагы трассада фура һәм җиңел машиналар бәрелешкән, бер кеше үлгән
Фотолардан күренгәнчә, ике автомобиль юл читенә төшеп киткән, йөк машинасы кузовы белән бөтен юлны ябып куйган.
-
Районның актив волонтёрларын бүләкләделәр
14 нче декабрь көнне «Рост» Шәмәрдән лицеенда Халыкара волонтёрлар көне уңаеннан Саба муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гарипов Ирек Рамазан улы районыбызның иң актив волонтёрларын Рәхмәт хатлары һәм кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләде.
-
Актанышта көчле авариядә 4 кеше һәлак булган
Кичә Актаныш районында булган авариядә дүрт кешенең гомере өзелде. Татарстан прокуратурасының матбугат хезмәте аларның өчесе Башкортстанның Стәрлетамак шәһәреннән булганын әйтте.
-
Сатыш мәдәният йортында Саба районы мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе булып узды
Сатыш мәдәният хезмәткәрләре кул эшләреннән күргәзмә һәм мастер-класс тәкъдим иттеләр. Мәдәният йорты мөдире Азат Нәкыйп улы Солтанов бай эчтәлекле гармуннар күргәзмәсе оештырган. Сатыш авылы халкының төрле истәлекле тарихи хатирәләрен саклаучы 63 гармуны күпләрне сокландырды. Һәрбер гармунның кыскача тарихы язылган белешмәләре булдырылган. Гармуннар - халкыбызның моң мирасын саклаучы милли горурлыгыбыз. Сәхнәдә орчык йоласы күренеше куелды.