17 гыйнвар 2023 яңалыклары
-
Атна ахырына һава торышы нинди булыр?
Синоптиклар фаразлавынча, якын көннәрдә Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк: явым-төшемсез, салкын булачак.
-
Тун
И, ярата да инде Гөлфия тунын! Килешә дә шул үзенә. Матур гәүдәсе, төз аяклары, күзләренең дә шундый коңгырт булуы... Әти-әнисе аңа туй бүләге итеп алып бирелгән чәшке тун ул. Туйдан соң ике ел үтте инде. Тунын бик яратып кия яшь хатын, ә менә ирен... яратмый башлады.
-
Татарстанда фурага бәрелгән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган (+ФОТО)
Кичә кичке сәгать 11 тирәсендә Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында, Каргалы авылы янында, юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га шаһитлар сөйләгәнчә, Huyndai һәм Самара өлкәсеннән килгән Skania фурасы юл бүлешә алмаган.
-
СИНЕ СӨЙЛӘҮЧЕЛӘР СИҢА САВАП КЫНА КИТЕРӘ
✍ Сүз аркасында кеше үпкә саклый, ара бозыла. Чынлыкта, сүз бернәрсә түгел. Әйтик, шар кабартабыз һәм ул зур булып күренеп тора. Чынлыкта, аның эче буш. Сүз дә шундый.
-
Билгеле шаман Украинада конфликт тәмамлану көнен фаразлаган
Киләчәктәге вакыйгалар турында ул Перуда еллык йола вакытында белдергән.
-
Армиягә язгы чакырылыш иске кагыйдәләр буенча үтәчәген әйткәннәр
2023 елда Россиядә язгы чакырылыш, хәрби хезмәткә чакырылучыларның яшен арттырмыйча, иске кагыйдәләр буенча үтәр дип көтелә. Бу хакта якшәмбе көнне РБК телеканалы эфирында Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
-
«Әни кешегә баласын ачуланган вакытта сак булырга кирәк...»
Догалар кабул булсын өчен хаҗәт намазын укып сорасак, тагын да яхшырак. Төнлә торып, нәфел намазларын укыган кешенең дә, иншаллаһ, догалары тизрәк кабул булыр. Аллаһ ризалыгы өчен игелекле гамәлләр кылып, әйтик, корбан чалып, ихлас ният белән теләгәнеңне сорасаң, Ул догаңны җавапсыз калдырмас. Дога даимилекне дә ярата. Бер тапкыр сорадым, булмады дип кул селтәргә кирәкми.
-
Мобилизованныйлар өчен мичләр ясау
Олы Кибәче авыл җирлегендә мобилизованныйлар өчен 10 мич әзерләнде һәм Украинага озатылды.