17 апрель 2015 яңалыклары
-
Сабада Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан үткәрелгән парадтан видеорепортаж
-
"Йолдызлык - 2015"тә сабалылар диплом алып кайттылар [+фото]
15 апрель көнне "Уникс" күңел ачу комплексында "Йолдызлык - 2015" сәнгать фестивале узды. Чарада Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге сәнгать мәктәбеннән барлыгы 54 укучы катнашты.
-
Бүген Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Голос.Дети" финалында көч сынаша
Беренче каналда туры эфирда "Голос.Дети" проектының финалы бүген була. Тамашачылар тырышлыгы белән финалга узган Казан кызы Сәйдә Мөхәммәтҗановага бүген ярдәм аеруча кирәк. "Су буйлап" җырын башкарып, жюрины һәм тамашачыларны таң калдырган Сәйдә җиңәргә мөмкин. Бүген кич иң күп тавыш җыйган катнашучы җиңүче булачак. Тапшыру "Время" яңалыклары беткәч башлана. Теләге булган...
-
“Корыч” җиңәргә өйрәтә: фильм презентациясе [фоторепортаж]
Сабада киноны да алкышлап карыйлар. 11 апрельдә район мәдәният йортында үткән "Корыч" тулы метражлы фильмының презентациясендә шундый хәл күзәтелде.
-
"Сәләтле балачак - өметле киләчәк" балалар иҗаты фестивале дәвам итә [фоторепортаж]
-
Кадет мәктәбе "бөркетләре" [фоторепортаж]
фотолар: http://saby.tatarstan.ru
-
Саба районы Шәмәрдән авылында юл-транспорт һәлакәте [+фото]
15 апрель көнне сәгать 09:00 минутта Шәмәрдән авылының Объездная-Азина урамында юл-транспорт һәлакәте була - "LADA GRANTA" белән "CHEVROLET NIVA" машинасы бәрелешә. "CHEVROLET NIVA" пассажиры тән җәрәхәтләре ала. Һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
-
Янгын сүндерүчеләр янына экскурсиягә [фоторепортаж]
фоттолар: http://saby.tatarstan.ru
-
Ирләр арасында волейбол ярышлары [фоторепортаж]
фоттолар: http://saby.tatarstan.ru
-
Төнге җырлар, моңлы җырлар - 1
Телевизор карый торгач, йоклап киткәнмен. Менә гел шулай инде. Кичке тугыздан соң карап булмый. Картаям. Ярар,сүндердем дә радионы куштым. Җырлар тыңлый-тыңлый тагын йоклап киткәнмен.
-
Биш игезәк кыз бала тапкан [+фото]
Дөньяда 5 игезәк кыз баланың 1969 елдан бирле туганы булмаган. Американың Хьюстон шәһәрендә яшәүче Даниэль Басби шушы көннәрдә генә 5 игезәк кыз алып кайтып, ире Адамга зур бүләк ясаган. Америка тарихында мондый хәл моңа кадәр күзәтелмәгән. Әни кеше бала табар алдыннан ире белән Балаларның барысына да ике сүзле исем кушылган:...
-
Үз хатынын өченче тапкыр талаган
35 яшьлек ирне полиция хезмәткәрләре кулга алган. Баксаң, ир үз хатынын беренче тапкыр гына таламый. Моңа кадәр дә шундый хәл була. 28 яшьлек хатынын подъезд төбендә каравыллап, ул аны кыйный һәм 5 мең сум акчасын урлый. Әмма ир үзен гаепли дип санамый икән, моны ул элекке хатыны булуы белән аңлата....
-
ОСАГО бәясен күтәрү котылгысыз чара булды
Россия Президенты Владимир Путин автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) бәясен арттыруның котылгысыз чара булуы турында әйтте. Ул моны 3 төп сәбәп белән аңлатты. Турыдан-туры элемтә барышында РФ Президентына Благовещенскида яшәүче пенсиядәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, машина аның гаиләсе өчен "туйдыручы" булып тора: машинада гаилә бакча участогына...
-
Иосиф Кобзон Чаллыда бушка концерт куячак
СССРның халык артисты Иосиф Кобзон Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бушлай концерт куярга ризалашкан. Җырчыны "Камаз" ААҖ генераль директорының хатыны, РФ Дәүләт Думасы депутаты Альфия Когогина бу адымга күндергән. Икътисади кризис вакытында "Камаз" өчкөнлек эшләү тәртибенә күчкәндә, зур суммага җырчыларны чакыртырга оешманың мөмкинлеге юк икән. Иосиф Кобзон исә бушка җырларга...
-
Татарстанның иң бай депутат исеме билгеле булды
Татарстанда 2014 елның иң бай депутаты Айрат Хайруллин булып танылды. Аның еллык кереме 208 млн сум тәшкил итә. Икенче урында Фатих Сибагатуллин, ул узган ел 27,4 млн сум эшләгән.