БЕРДӘМ ТАВЫШ БИРДЕЛӘР
Узган якшәмбедә районыбызда Россия Федерациясе Президентын сайлаулар гражданнарның зур активлыгы шартларында үтте.
Иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр 40 сайлау участогы эшләде. Районда сайлаучылар исемлегенә 24329 сайлаучы кертелгән иде. Аларның 23906ы (98,26 %) сайлауларда катнашты. Саба районы сайлаучылары түбәндәгечә тавыш бирде: Владимир Путинга - 22831 сайлаучы, (95,5 процент), Геннадий Зюгановка...