Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 6 март 2012 яңалыклары

    • 6 март 2012 - 06:19
      БЕРДӘМ ТАВЫШ БИРДЕЛӘР
      Узган якшәмбедә районыбызда Россия Федерациясе Президен­тын сайлаулар граждан­нарның зур активлыгы шартларында үтте. Иртәнге 8дән кичке 20 сәгатькә кадәр 40 сайлау участогы эшләде. Районда сайлаучылар исемлегенә 24329 сайлаучы кертелгән иде. Аларның 23906ы (98,26 %) сайлауларда катнашты. Саба районы сайлаучылары түбәндәгечә тавыш бирде: Владимир Путинга - 22831 сайлаучы, (95,5 процент), Геннадий Зюгановка...
    • 6 март 2012 - 05:32
      БӘЙРӘМНЕ ВЕТЕРАННАР БИЗӘДЕ
      Көек клубында Ватанны саклаучылар көнендә өч ветераныбыз - Яхъя Нуриев, Бәшир Фәйзетдинов һәм Зиннур Хаҗиморатовның түгәрәк юбилейлары уңаеннан бай эчтәлекле кичә уздырылды. Алар өчесе дә яшьлекләрендә Совет армиясе сафларында хәрби бурычларын үтәгәннән соң, хезмәт юлларын авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлыйлар. Яхъя Нуриев - туган җирендә зоотехник, хуҗалык җитәкчесе, Бәшир Фәйзетдинов...
    • 6 март 2012 - 05:22
      ВОЛОНТЕРЛАР САФЫНА АШЫК!
      Саба аграр көллият базасында ТР Хезмәт, халыкны эшкә урнаштыру һәм социаль яклау министрлыгы каршында эшләп килүче төбәкара ирекле волонтерлар хәрәкәтенең Алабуга шәһәре үзәге координаторлары Роберт Халиков һәм Артур Айтуганов укулар оештырдылар. Укуларда Саба гимназиясе, кадет-интернат мәктәбе укучылары һәм аграр көллият студентлары катнашты.
    • 6 март 2012 - 05:13
      АРАКЫНЫ ЛИЦЕНЗИЯСЕЗ САТКАН
      Район прокуратурасы республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгечләре белән берлектә эшчәнлекнең аерым төрләрен лицензияләү турындагы законнарның үтәлешенә тикшерү үткәрде.
    • 6 март 2012 - 04:56
      ЫШАНЫЧ АКЛАНУГА ӨМЕТ ЗУР
      Узган гасыр азагында зур тетрәнүләр кичердек. Хәзер Горбачев, Ельцин чорларында илебезне таркатудан һәм дөньядагы финанс кризисыннан соң, әзрәк рәткә кереп килгән вакыт. Соңгы айларда илдә сайлаулар алдыннан була торган иҗтимагый-сәяси активлык күзәтелә. Узган гомереңне күздән кичерәсең, үткәннәр белән бүгенгене чагыштырып карыйсың, яхшы тормыш вәгъдә итүчеләрнең эшчәнлегенә бәя бирә­сең. Чагыштыруны ерактанрак...
    Реклама