"Саба таңнары" газетасы - Саба районы
Без, Олы Нырты авылының бер төркем өлкән яшьтәге кешеләре август аенда "Кол Шәриф" мәчетенә сәяхәткә бардык. Аллаһ йортын телевизордан карау бер нәрсә, ә менә аны үз күзләрең белән күрү искиткеч.
Ялгыз кеше сере сыярдай, гозерен тыңлардай кешегә сыена. Шундый күршеләремнең берсе турында язасым килә. Сания белән Раиф Ибраһимовлар бик тату, матур гомер юлы үттеләр. Раифның кулыннан килмәгән эше юк иде.
Район судына кергән материалларның күпчелеген гражданлык эшләре тәшкил итә.
Районның җыелма командасы инвалидларның 5-9 сентябрь көннәрендә Казанның "Байтик" сәламәтләндерү лагере базасында узган XX республика спорт фестивалендә уңышлы чыгыш ясады.
8-9 сентябрь көннәрендә Лесхоз бистәсендә картинг буенча Татарстан Республикасының 10нчы Беренчелеге узды.Ярышларда барлыгы 22 команда һәм 97 пилот катнашты. Районыбыз картингчылары да уңышлы чыгыш ясадылар.
4 сентябрьдән Татарстанда гражданнарны саклау айлыгы башланды.
13 сентябрь көнне 11.00 сәгатьтә Татарстан Рспубликасы мәгълүмат һәм элемтә министры урынбасары Ә.З.Гайнуллина Саба электр элемтәсе бүлеге бинасында гражданнарны кабул итәчәк. Элемтә хезмәте күрсәтүгә кагылышлы сораулары булганнар элемтә бинасына рәхим итсеннәр.
Кичә районыбызның җырга-моңга гашыйк бер төркем ветераннары Кукмарада "Балкыш" фольклор фестиваленең зона ярышында булып кайтты. Фестиваль ветераннар арасында быел беренче тапкыр уздырыла.
10 сентябрьдә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов оешма-предприятие, бүлек җитәкчеләре, авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үткәрде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 10 сентябрьгә район хуҗалыкларында 107 гектарда бәрәңге уңышы җыйнап алынды.
0