2 июнь 2013 яңалыклары
-
Районның 22 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады
1 июньнән районның 22 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. 21 көнгә исәпләнгән лагерьда 730 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак. Шулай ук башкалага, Тукай Кырлайга сәяхәтләр оештыру, физик тәрбия бирү максатыннан бассейн, боз сараена барулар оештырылачак. 7 мәктәптә хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. Аларда 115 укучы...
-
Бөтенләй тартмавың хәерле
Россиядә тартучыларны зарарлы гадәттән арындыруга зуррак әһәмият бирелә башлады. Быел февраль аенда кешеләрнең сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән саклауга кагылышлы Федераль закон кабул ителде. 1 июньнән көченә кергән әлеге канун мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, медицина, тернәкләндерү, санатор-савыктыру хезмәте күрсәтү биналарында һәм биләмәләрендә, шәһәр транспорты чараларында, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары биналарында,...
-
Саба районында юл-транспорт авариясендә дүрт бала зыян күргән
Балаларны һәркайда сакларга һәм якларга кирәк. Бигрәк тә юлларда. Әлеге максаттан күрелгән чаралар турында ЮХИДИ район бүлекчәсенең пропаганда буенча өлкән инспекторы Илнур Насыйбуллин сөйли.