Бөтенләй тартмавың хәерле
Россиядә тартучыларны зарарлы гадәттән арындыруга зуррак әһәмият бирелә башлады. Быел февраль аенда кешеләрнең сәламәтлеген тәмәке төтене тәэсиреннән саклауга кагылышлы Федераль закон кабул ителде. 1 июньнән көченә кергән әлеге канун мәгариф, мәдәният, спорт учреждениеләрендә, медицина, тернәкләндерү, санатор-савыктыру хезмәте күрсәтү биналарында һәм биләмәләрендә, шәһәр транспорты чараларында, дәүләт һәм җирле үзидарә органнары биналарында,...