16 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Саба-Лесхоз юлында машиналар бәрелешкән
14 гыйнвар кичендә Саба - Лесхоз юлында Ике басу Арташ авылында яшәүче үзе идарә иткән автомобильдә тизлеген арттырып, үзеннән алда барган машинага килеп бәрелде. Нәтиҗәдә йөртүчеләрнең икесе дә тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды.
-
Шытсуда көрәшче егетне зурлыйлар
Югары Шытсу авыл мәдәният йортында чыршы тирәли уеннар оештырылды. Балалар белән чыршы әйләнәсендә җырлар, шигырьләр, биюләр башкарылды. Кыш бабай аларга бүләкләр тапшырды. 3 январь көнне шахмат, шашка ярышлары булды. Балаларның кышкы каникул вактыларын файдалы һәм куңелле итеп үткәрергә тырыштылар. Балалар арасында шахмат, шашка ярышлары үткәрелде. Шахмат ярышында Жакасов Артурга тиңнәр...
-
Икшермәдә табышмак әйтешәләр
«Тапкырларга - табышмак» исеме астында Иске Икшермә авыл китапханәсендә табышмаклар кичәсе уздырылды. Ел фасылы Кыш турында мәгълүмат бирелде, шигырьләр укылды. «Шигъри табышмаклар»,«Кем тизрәк», "Әкият" геройлары турында балалар кызыклы табышмакларга җавап әйтүдә катнаштылар. Язилә Маннапова,Зөһрә Миннебаева, Кирилл Петров, Руслан Иванов тапкырлык күрсәтте. Кичәдә катнашкан балаларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.