Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 26 февраль 2014 яңалыклары

    • 26 февраль 2014 - 12:24
      Диңгезче Гәрәевлар [+фото]
      Флотта хезмәт итү элек-электән егетләр өчен зур дәрәҗә булган. Ватан сакчылары бәйрәменең дә 1993 елга кадәр Совет армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне дип йөртелүе күпне сөйли.
    • 26 февраль 2014 - 12:20
      Исерек ир-егет машинасы белән баланы таптаткан
      Түбән Кама шәһәренең Тукай урамында 1986 елгы "Лада Приора" автомобилен йөртүче 1986 елгы ир-егет, исерек килеш машина белән идарә итү сәбәпле, полиция хезмәткәренең туктарга кушуына колак салмаган һәм анасы белән тротуардан баручы 2009 елгы җәяүлене бәрдергән. Баланы Түбән Кама районы үзәк хастаханәсенә алып киткәннәр.
    • 26 февраль 2014 - 09:53
      Бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә безнең Илмир - икенче
      Казанның "Бокс һәм өстәл теннисы үзәге" спорткомплексында 2000-2001 елгы егетләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үткәрелде. 127 спортчы көч сынашкан әлеге бәйгедә Саба балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе боксчысы Илмир Мөхәммәдиев (тренеры Рамил Сәетов) үз үлчәү категориясендә 2нче призлы урынга лаек булды, диплом һәм медаль белән бүләкләнде.
    • 26 февраль 2014 - 09:33
      Саба-Лесхоз юлында машинага ут капкан [+фотолар]
      Кичә, 25 февраль көнне, 17 сәгать 56 минутта Саба-Лесхоз юлының 13 километрында (Сабабаш авылы турысы) Киров өлкәсе Вятские Поляны шәһәренә таба хәрәкәт итүче машинаның двигателенә ут каба. Нәтиҗәдә, машинаның двигателе һәм кабинасы зур зыян күрә. Машина йөртүчегә исә зыян килми. Янгын машинаның төзек хәлдә булмавыннан килеп чыккан. Бу хакта "Саба...
    • 26 февраль 2014 - 05:58
      Саба үзәк хастаханәсендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча киңәшмә үтте
      Саба үзәк хастаханәсендә халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча 2013 ел эш нәтиҗәләренә багышланган киңәшмә булды. Аның эшендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов катнашты. Көн тәртибендәге мәсьәлә буенча төп чыгышны баш табиб Зөфәр Сираҗиев ясады. Министр урынбасары медицина учреҗдениеләренең 2013 елдагы эшчәнлегенә нигездә уңай...
    Реклама