Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 12 март 2014 яңалыклары

    • 12 март 2014 - 12:52
      Сатышта Нәүрүз бәйрәме үткәрелде
      8 нче мартта көндезге 12 сәгатьтә Сатыш авылында мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре "Нәүрүз" бәйрәме үткәрделәр. Яз кунагы - Нәүрүзбикәне каршы алгач, авыл үзешчәннәре тарафыннан концерт куелды, авыл халкы "Нәүрүз" боткасын, коймак, чәй, шашлык белән сыйланды. Сатышта узган Спорт уеннарының спонсорлары: ООО "Саба"ның №1 нче Сатыш филиалы, Сатыш авыл җирлеге һәм...
      238
      0
      0
    • 12 март 2014 - 12:16
      Субсидияләр бирүгә эшмәкәрлек субъектларын конкурслы сайлап алу үткәрелә
      Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы "Лизинг-Грант" программасы буенча субсидияләр бирүгә эшмәкәрлек субъектларын конкурслы сайлап алу үткәрелүе турында хәбәр итә. Конкурслы сайлап алуда катнашуга заявкаларны кабул итү 13 мартта башлана. Министрлык бинасында урнашкан эшмәкәрлекне яклау үзәге гаризаларны эш көннәрендә 9.00-16.45 сәгатьләрдә кабул итә. Адресы: Казан шәһәре, Московская урамы, 55нче йорт, 125нче кабинет....
      225
      0
      0
    • 12 март 2014 - 11:30
      Мини-футбол буенча Саба районы беренчелеге узды [фоторепортаж]
      Кичә, 11 март көнне, Тимершыкта физкультура коллективлары арасында мини-футбол буенча Саба районы беренчелеге узды. Нәтиҗәләр: "Муниципаллар" - "129нчы янгын бүлеге" - 9:4 "Администрация" - "Сабагаз" - 2:2 Шулай итеп, кубокны - "Муниципаллар" командасы яулады, 2 урында - "Администрация", 3тә - "Сабагаз" командасы.
      250
      0
      0
    • 12 март 2014 - 10:45
      Рушан Миңнегулов Паралимпиадада көмеш медаль яулады
      Сочида физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында узучы Паралимпиадада якташыбыз спринтта көмеш медаль яулады. Котлыйбыз, Рушан! Алга таба да унышлар сина! 1нче урында - россияле Кирилл Михайлов, 3нче урынны Владислав Лакомцев яулады.
      240
      0
      0
    • 12 март 2014 - 09:25
      Һәр мизгелне кабатланмас җыр итеп яши
      Туган як каеннарыдай гүзәл, имәндәй нык ихтыяр көченә ия, һәр кылган гамәле белән гомер юлларын бизәп, намус, вөҗданны юлдаш итеп яшәүчеләр бар.
      394
      0
      0
    • 12 март 2014 - 06:07
      Терлекче Гүзәлия Ибәтова “сольный” концертын тәкъдим итте
      8 март бәйрәме уңаеннан, "Кибәче" җәмгыятенең бозау караучысы Гүзәлия Ибәтова "сольный" концертын тәкъдим итте. Төбәк авылында туып-үскән кызны хөрмәтләп авылдашлары, сыйныфташлары, дус-туганнары җыелган. Мәдәният йортының тамаша залында алма төшәр урын да юк иде.
      212
      0
      0
    Реклама