3 май 2014 яңалыклары
-
Сабада пенсионерларның республика Спартакиадасына сайлап алу ярышлары узды
29 апрель көнне Сабада пенсионерларның республика Спартакиадасына сайлап алу ярышлары узды. Өстәл теннисы бәйгесендә Сабадан Шамиль Латыйпов һәм Шәмәрдәннән Әлфия Йөзмиева җиңүче булды. Дартста (укны мишеньгә ату) Явлаштаудан Рияз Маликов һәм Түбән Шытсудан Саҗидә Идрисова беренчелеккә чыктылар. Шулай ук Ә.Шайдуллина, Р.Галимов, Ф.Латыйпова (Саба), З.Мусин (Кибәче), Х.Мөхтәсимов (Лесхоз) үзләрен әзерлекле спортчылар...
-
Көек авылында яшәүче Гайфиевлар бриллиант туйларын билгеләп үтә
Бөек Җиңү бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә районыбызның Көек авылында яшәүче Гайфиевлар гаиләсендә икеләтә зур бәйрәм: Бөек Ватан сугышы Ветераны Шаһи абый һәм гомерен медицинага багышлаган Рәйсә апа бриллиант туйларын билгеләп үтә. 60 ел гомерләрен бер-беренә терәк булып яшәгән Гайфиевларның тормышлары күпләргә үрнәк. Украина фронтында катнашкан Гайфи абый күңелендәге яраларын кузгатырга...
-
Сабада картинг буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты уза
3-4 майда Байлар Сабасының "Аргамак" картодромында картинг буенча республика беренчелеге һәм чемпионаты уза.
-
Сабалылар бадминтон буенча республика беренчелегендә катнаша
1-4 майда Казанның "Теннис Академиясе" бинасында бадминтон буенча республика беренчелегенә финал уеннары башланды. 1-2 май көннәрендә ялгыз уенчылар көч сынашса, 3 май көнне парлы уенчылар бәйгесе башлана. Әлеге ярышларда 26 спортчыдан торган Саба командасы да катнаша. Райондашларыбызга уңышлар һәм җиңүләр телибез!
-
Банк хезмәткәрләре сәхнәне моңга күмде
Замирә Сәмигуллина фотолары.