Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • 15 июнь 2014 яңалыклары

    • 15 июнь 2014 - 11:31
      Биш яшьлек бала су төбенә киткән
      8 июньдә Чистай янында Кама елгасында янәшәсеннән узып киткән судно дулкыныннан моторлы көймә әйләнеп капланган. Көймәдә 5 яшьлек малай, аның салмыш бабасы, әбисе һәм тагын бер туганы булган. Өстендә коткару жилеты булса да, бала көймә ыргагына эләгеп, төпкә киткән. Өч өлкән кеше ярга йөзеп чыга алган.
    • 15 июнь 2014 - 08:20
      Сүгенгән өчен штраф
      1 июльдән әдәби әсәрләрдә һәм матбугатта, спектакль һәм киноларда , җәмәгать урыннарында сүгенү сүзләре кулланган өчен шраф түләттерә башлаячаклар. Русия Президенты сүгенү сүзләрен тыя торган фәрманга кул куйды. Җәмәгать! Сөйләмебездә җанга ятышлы, матур аһәңле сүзләр генә кулланырга тырышыйк! Нинди бай, матур, төзек бит безнең Туган телебез!
    • 15 июнь 2014 - 07:26
      Мөхәррирне үтергәннәр
      Кичә Киров өлкәсенең "Родной край" газетасының 48 яшьлек (хатын-кыз) баш мөхәррире урманда үтерелгән хәлдә табылган дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС агентлыгы.Галина 5 көн элек югалган була.Аның гәүдәсе Суна авылыннан 6 чакрым ераклыкта табыла. Хатын буып үтерелгән.Хәзер әлеге җинаять буенча тикшерү эшләре бара.
    Реклама