Мәскәү метросында фаҗига
Бүген иртән 9.30да Мәскәү метрополитенының Арбат-Покров (зәңгәр) тармагында электр көчәнеше кимеп, "Славян бульвары" белән "Җиңү паркы" станцияләре арасында, беренчесеннән 200 метрлап арада, 3 вагон рельстан төшкән. Кешеләр шунда бикләнеп калган булган. Үлүчеләр дә бар. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр таратты. Хәзерге вакытта анда коткару эшләре бара, "ашыгыч медицина ярдәме" машиналары 60ка,...