14 август 2014 яңалыклары
-
Чаллыда 51 яшьлек ир-атның колагына таракан кереп, колак пәрдәсен кимергән
Узган ялларда 51 яшьлек ир-ат башы авыртып, "Ашыгыч ярдәм" чакырта. Ир-атны шундук хастаханәгә салалар. Табиблар авыруның колагын тикшергәч, эчтә таракан барлыгы ачыклана: ул колак пәрдәсен өлешчә кимерергә өлгергән. Табиблар фикеренчә, таракан бу бичара ир колагына йоклаган вакытта кергән. Хәзерге вакытта ирнең сәламәтлегенә куркыныч янамый.
-
Саба-Лесхоз юлында машина юл читенә төшкән [+фото]
10 август көнне 08 сәгать 15 минутта Саба-Лесхоз юлының 8 чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. 1983 елгы "Шкода Октавиа" машинасы шоферы юл иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, каршы як полосага чыга һәм, идарәне югалтып, юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә, машина шоферы төрле тән җәрәхәтләре белән Саба үзәк хастаханәсенә озатыла. Мәгълүмат ЮХИДИ...
-
Дмитрий Медведевның твиттеры: "Отставкага китәм"
Бүген Дмитрий Медведевның "Твиттер"ын сафтан чыгарганнар. Билгесез затлар Дмитрий Медведев исеменнән «Ухожу в отставку. Стыдно за действия правительства. Простите» дип язып калдырган. Аннан тыш сәхифәдә провокацион характердагы тагын берничә хәбәр бар. РФ Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте әлеге мәгълүматның дөреслеккә туры килмәвен раслады.
-
Ир-ат белән хатын-кыз арасында чыккан гауга фаҗигагә китергән
2014 нче елның 11 августында иртән, Казанның Шоссейная урамы буенча йорт фатирында П. 50 яшьлек ир-ат белән спиртлы эчемлекләр эчеп кәеф-сафа корып утырган. Берзаман алар арасында тавыш чыга, һәм шикләнелүче сөяркәсенең ботына ике тапкыр пычак кадый. Кан югалту нәтиҗәсендә ир-ат урында ук җан бирә. Җинаятькә катнашы булуын ханым тулысынча таныган....