28 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Фирдүс Тямаевның ике ай ярымлык улына операция ясаганнар
Шушы көннәрдә җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Резеда Әхмәтвәлиеваның кечкенә уллары Раянга операция ясаганнар. Ике ай ярымлык бәләкәчкә шундый сынау үтәргә туры килгән. "Нәрсә булганын әйтмим. Ул вакытта Башкортостанда идем. Бер сәгать операция ясагач, шалтыраттым, табиблар бар да яхшы, диде. Кыл өстендә булсам да, гастрольләрне дәвам иттем. Аллага шөкер, хәзер бар...
-
Казан - Мәскәү юлында 4 туганның гомере өзелгән
Бүген төнге 3ләр тирәсендә "Мәскәү-Казан" автомагистралендә коточкыч юл һәлакәте булган. Түбән Новгород өлкәсенең Лысково янында Татарстан номерлары таккан Chevrolet Cobalt автомобиле Renault йөк машинасы белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә "Шевроле"дагы дүрт пассажир урында вафат булган. Беренче мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан. Интертат.ру.
-
Чыгарылыш сыйныф укучыларының, аттестат алганнан соң, табигатьтә утыру гадәте тыелырга мөмкин
Чыгарылыш сыйныф укучыларының, аттестат алганнан соң, табигатьтә утыру гадәтенә нокта куелырга мөмкин. «Халык контроле» кулланучылар хокукын саклау җәмгыяте, шундый закон кертүләрен сорап, ДәүДумага мөрәҗәгать иткән. Чыгарылыш кичәсенең рәсми булмаган өлешеннән канәгатьсезлек белдергән әти-әниләр иҗтимагый оешмага хатлар юллаган, «Халык контроле» шулар нигезендә эш итә. Активистлар фикеренчә, ирек алган чыгарылыш сыйныф укучыларының...
-
Татарстанда 25 яшьлек кызны бәрдергәннәр
Күптән түгел Йошкар-Ола - Яшел Үзән - Казан юлының 108нче чакрымында 24 яшьлек машина йөртүче тизлекне арттырган булган. Нәтиҗәдә, юл кырыеннан барган 25 яшьлек кызны бәрдергән. Җәяүле җәрәхәтләреннән шул урында ук җан-тәслим кылган, дип хәбәр итә Яшел Үзән басмасы.
-
Игътибар: Татарстанда 5 мең сумлык ялган купюралар таралган
Татарстанда ялган акча белән эш итүчеләр арткан. Законсыз эш белән шөгыльләнүчеләрнең күпчелеге - Казанда, аларга карата ел башыннан бирле 200 җинаять эше кузгатылган. Ялган акчалар белән йә азык-төлек кибетендә, йә кәрәзле элемтә салоннарында түлиләр икән. Күпчелек очракта 5 мең сумлык купюра ялган булып чыга. Безнең гәҗит.