Күренекле журналист, язучы Тәлгат Самат улы Нәҗмиев вафат булды
Бүген районыбызның күренекле кешесе, утыз елга якын Саба районы газетасын җитәкләгән, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм "Бәллүр каләм" призы иясе, 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Тәлгат Нәҗмиевның йөрәге тибүдән туктады... Мәрхүм белән хушлашу бүген сәгать 2дә.