23 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Казанда бер хатын эчтән фатирының ишеген ача алмаган һәм 7 каттан тәрәзәдән сикергән
Казанның Вахитов районындагы күп катлы йортта яшәүче бер хатын эчтән фатирының ишеген ача алмаган. Шулай да 7нче каттан урамга чыгуның җаен тапкан. Ике җәймә һәм тузан суырткычның чыбыгын бергә бәйләп, «аркан» ясаган, шуның ярдәмендә тәрәзәдән төшә башлаган. Тик аркан 41 яшьлек хатынны чыдатмаган… Ул урында ук җан тәслим кылган.
-
Бер ир-ат яңа гына танышкан хатын-кызны колыкка ала һәм 5 мең сумга сатып җибәрмәкче була
Түбән Камада 56 яшьлек ир интим характерда хезмәт күрсәтүче 31 яшьлек хатын-кыз белән таныша һәм аны дачасына алып барып, ике көн бикләп тота. Соңрак ул хатынны 5 мең сумга сатып җибәрергә тели. «Сатып алучы» белән очрашып, аңа тоткынлыкка эләккән хатынны тапшыра. Акча алганда ирне полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Ир гаебен таныган....
-
Лаеш бистәсе янында агып киткән боздан барлык 79 балыкчы да ярга чыгарылган
Лаеш бистәсе янында тагын 40лап балыкчы бозда агып киткән дигән хәбәр көндезге икеләр тирәсендә килеп ирешә. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдергәнчә, 14.55 сәгатькә Лаеш бистәсе янында агып киткән боздан барлык 47 балыкчы да коткарылган. 15.10 сәгатькә исә Атабай янында да коткару эшләре тәмамланган, шулай...