28 декабрь 2014 яңалыклары
-
Республиканың иң көчле чаңгычылары Саба районында яши
Зәй шәһәрендә республиканың иң көчле чаңгычылары арасында Татарстан беренчелеге һәм чемпионатының I туры үткәрелде. Барысы 19 районнан 148 спортчы катнашкан ярышларда Улугбек Вәесов, Руслан Миңнеголов, Данил Ганиев, Илназ Габдерахманов, Илшат Җиһаншин, Линар Хәйретдинов, Диләрә Фәләхова, Язилә Галләметдинова, Илүзә Солтанова составындагы Саба районы командасы 1нче урынны яулады.
-
Үги әнисен кыйнап, аңа ут төртеп фатирда үләргә калдырып чыгып киткән ир-атка хөкем чыгарылды
Быелның язында үги әнисен кыйнап, аңа ут төрткән һәм аны шул хәлендә фатирда үләргә калдырып чыгып киткән 39 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарылды. Дәүләт гаепләүчесе иргә 18 ел гомуми режимдагы колония сораган, суд аның теләген канәгатьләндергән. Ир исә гаебен танымаган һәм күрсәтмә бирүдән баш тарткан.
-
Татарстанда президент атамасы 2016нчы елга кадәр сакланачак
Татарстанда президент атамасы 2016нчы елга кадәр сакланачак. Әлеге закон проектын Русия Дәүләт Думасы депутатлары беренче укылышта кабул итте. Тавыш бирүдә катнашкан 382 депутатның барысы да канунны хуплаган. Русия төбәкләре арасында президент атамасы бары тик Татарстанда гына калды.