Саба таңнары

18 март 2015 яңалыклары

  • 18 март 2015 - 10:48
    Саба аграр көллияте янындагы светофорда юл-транспорт һәлакәте [+фото]
    18 март көнне Саба аграр көллияте светофорында юл-транспорт һәлакәте була - ике машина бәрелешә. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.
    383
    0
    0
  • 18 март 2015 - 10:26
    2015 елда иң күп сатылган машиналар [+фото]
    Lada Largus Kia Cee'd Lada Priora Lada Granta Hyundai ix35 Toyota Camry Lada 4x4 Chevrolet Niva Kia Rio Skoda Rapid
    769
    0
    0
  • 18 март 2015 - 10:20
    Райнур Әхмәтов хәзер фермер буларак районда гына түгел, республикада танылып бара
    Әгәр гаилә фермаларын үстерүгә дәүләт ярдәм итмәсә, лизингка җитештерү җиһазлары бирелмәсә, Олыяз егете Райнур Әхмәтов һаман да укучыларны көрәшергә өйрәтүче тренер булып эшләр иде әле.
    421
    0
    0
  • 18 март 2015 - 08:44
    Саба командасы – беренче [+фото]
    15 мартта Казанда үткән чаңгы марафонында Саба егете Руслан Миңнеголов 50 километрны 1нче булып узды. Дамир Шакирҗанов - 40-49, Олеся Хәбирова - 30-39 яшьлекләр, Әмин Миңнеголов 60тан узганнар арасында 2нче нәтиҗә күрсәттеләр. Саба командасы 22 район һәм шәһәр арасында 1нче урынны яулады.
    365
    0
    0
  • 18 март 2015 - 08:32
    Ут кайгысы булмаган [+фото]
    «Адмирал» базарының дөрләвенә кайбер янгын сүндерүчеләрнең исе китмәгән, ахры. Янгын сүндерүче формасын кигән ике егет кара төтенгә төренгән базар фонында фотога төшеп, аны интернетка керткән иде. Бу фотолар тиз арада халык арасына да чыкты һәм күптөрле фикер алышуларга сәбәпче булды. Егетләргә ваемсызлыклары өчен дисциплинар җаваплылык тотарга туры киләчәк. Безнең гәҗит
    383
    0
    0
  • 18 март 2015 - 08:27
    "Әйдәгез, хатын-кызларга бездә кризис, бала таба күрмәгез" дип тә әйтик
    КПРФ вәкилләре балаларына бакчаларда урын җитмәгән аз керемле гаиләләргә ай саен 7 мең сум түләргә дигән тәкъдим белән чыккан иде. Әгәр бу канун кабул ителсә, Татарстанның бюджет чыгымнары һәр ел саен 240 миллион сумга артырга мөмкин иде. Әмма Миңнеханов болай да икътисади вазгыятьнең катлаулы икәнен һәм гаиләләргә ярдәмнең булып торуын...
    330
    0
    0
  • 18 март 2015 - 07:35
    Сөйгәненең тавыкларын урлаган
    Ютазы районы авылларының берсендә яшәүче ир кеше үзенең сөяркәсенә шикаять иткән. Сәбәбе - тавыклар. Ир кеше хәбәр итүенчә, сөеклесе, аннан аерылып киткәндә әтәче белән бергә бөтен тавыкларны да эләктергән. Ир-атны бу рәвешле милек «бүлү», әлбәттә, канәгатьләндермәгән.
    400
    0
    0
  • 18 март 2015 - 07:04
    Татарстанның кайбер районнарында төньяк балкышын күрделәр [+фото]
    Табигатьнең әлеге могҗизасы Татарстанның берничә районында күзәтелгән. 17 мартта - тәүлекнең караңгы вакытында Татарстанда яшәүчеләр күктә төньяк балкышын күзәтә алды. Табигатьнең әлеге гүзәллеген күрүчеләр фотолары белән социаль челтәрләр аша да уртаклашты. Төньяк балкышын кичке сәгать 9лар тирәсендә Казанда, Биектау һәм башка берничә районда күрүчеләр булган. Интертат.ру
    385
    0
    0
  • 18 март 2015 - 06:52
    Түбән Камада өч машина янган [+фото]
    Кичә көндезге өчләр тирәсендә Түбән Камада өч машинага - ВАЗ-2114, Lada Kalina һәм Daewoo Nexia автомобильләре яна. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Алдан фаразлау буенча, янгынның сәбәбе - ут төртү. Әлмәт таңнары
    371
    0
    0
  • 18 март 2015 - 06:14
    "Талантлар утравы" [фоторепортаж]
    15 мартта район мәдәният йортында район һәм авылларда яшәүче җыр-моң сөюче гаиләләр катнашында "Талантлар утравы" фестиваленең беренче туры узды. Әлеге проектның авторы - Чулпан Билалова.
    494
    0
    0
  • 18 март 2015 - 05:42
    «IT-Чемпион – 2015» бәйгесе башлана
    Татарстанда халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыру, шулай ук алардан файдалануны активлаштыру максатыннан «IT-Чемпион» III республика бәйгесе үткәрелә.
    367
    0
    0
  • 18 март 2015 - 05:38
    Бер айлык баланы әнисе ач тотып үтерә язган
    Сабый өй шартларында туган. Бәхеткә, күршеләре тиз арада белеп алып, колготки эчендә инде туарга өлгергән сабыйның исән калуына булышлык иткәннәр. Әни кеше бала тудырган вакытта аек хәлдә булмаган. Чаллыдагы әлеге гаиләне тиешле органга учетка куйганнар, шунда ук сабыйны әнисеннән аерып алмаганнар. Бер айдан соң кабат күршеләре чаң суккан: бала тәүлек...
    416
    0
    0
  • 18 март 2015 - 05:36
    20 яшьлек егет иске машиналар сатып акча эшләгән
    Егет шәһәр урамнарында иске автомашиналарны карап йөргән һәм эвакуатор чакыртып, аларны металл кабул итү пунктына илтә торган булган. Шулай итеп, ул 5 машинаны сатып, 75 мең сум акча эшләгән. Чаллы полицейскийлары оператив-тикшерү чаралары барышында гаеплене тоткарлаганнар. Егет гаебен тулысынча таныган. Урамнарны «чистартудан» тыш, егетнең башка гаебе дә булган. Ул 31...
    317
    0
    0
  • 18 март 2015 - 05:25
    Полина Гагарина «Евровидение» дә башкарачак җыр [+видео]
    Полина Гагарина A Million Voices җыры белән «Евровидение-2015» сәхнәсендә Венада чыгыш ясаячак. Композицияне Швеция һәм Россиядән авторлар коллективы иҗат иткән. Динә Гарипова башкарган What If җырын да әлеге авторлар язган иде. 2013 елда Динә Гарипова «Евровидение»дә бишенче урын алды.
    346
    0
    0
Реклама