Саба таңнары

1 май 2015 яңалыклары

  • 1 май 2015 - 05:59
    Матур булыйм дисәң... аша
    Күбрәк бакыр кергән ризыклар ашарга тырышыгыз. Ул тән сыгылмалылыгын сакларга ярдәм итә торган коллаген бүлеп чыгара. Бакыр печенье, чикләвек, диңгез молюскларында күп. Кара карлыган, киви, кәбестә (брокколи, бруссель кәбестәсе), борыч, гөлҗимеш, сырганак ашагыз. Аларда организм өчен кирәк булган С витамины күп. Ул иммунитетны гына ныгытып калмый, ә йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген...
    910
    0
    0
  • 1 май 2015 - 05:56
    Ике айлык баласының кан тамырларын кискән
    Әлеге коточкыч вакыйга кичә иртән була. Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ана ике айлык баласының кан тамырларын кисә һәм үз-үзенә кул салмакчы була. Аңа үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелү сәбәпле, ул исән кала. Бала үтерелгән фатирда канга баткан алты пычак табыла. Ә сабыйның тәнендә бихисап җәрәхәтләр була. Хатын вакыйга булган урында татар...
    897
    0
    0
  • 1 май 2015 - 05:52
    Транспорт салымы бетәргә мөмкин
    Дәүләт Думасы тикшерүенә транспорт салымын бетерү турында закон проекты кертелгән. Проект авторлары аны 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән төшерергә тәкъдим итә. Әлеге салымнан керә торган табышны ягулыкка акциз хисабына капларга тәкъдим ителә. Әлмәт таңнары
    876
    0
    0
  • 1 май 2015 - 05:51
    Иномарка агачка эленеп калган [+фото]
    Ике ир-ат дачада ял иткән. Дусларның берсе иптәшенең машинасында йөрергә булган һәм Renault ачкычын алып Корабельнаядагы агачлыкка таба китә. Ниндидер сәбәп аркасында руль белән идарә итә алмый башлый һәм авария ясый. Иномарка агачка "сикерә" һәм борыны белән җиргә кадала. Вакыйда гаепле ир-ат качу ягын карый, дип хәбәр итә "Эфир-24" Әлмәт...
    493
    0
    0
  • 1 май 2015 - 05:43
    Бүген Татарстанда яшен һәм көчле җил көтелә
    Татарстан синоптиклары фаразына караганда, иртәгә, 1 майда, республика буенча урыны белән һәм Казанда яшен һәм көнбатыштан төньяк-көнчыгышка исәчәк җилнең секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәюе көтелә. Төнлә 8-13, көндез 19-24 градус җылы. Республиканың бөтен территориясендә температураның чагыштырмача бер төрле булуы көтелә. Иртәгә Казанда аязучан болытлы һава, яшен һәм көчле...
    874
    0
    0
  • 1 май 2015 - 05:40
    Татарстанда берничә ел дәвамында кызын көчләгән иргә хөкем карары чыгарылды
    Татарстан Республикасы Югары суды 36 яшьлек Андрей Щенниковны үзенең кече яшьтәге кызын көчләүдә гаепле дип тапты һәм аңа карата хөкем карары чыгарды. ТР Прокуратурасы хәбәрендә әйтелгәнчә, ир РФ Җинаять Кодексының 132нче маддәсе 5нче өлешендә каралган җинаять сыйфатлары (моңа кадәр дә балигъ булмаганның җенси кагылсызлыгына каршы җинаять кылган өчен хөкем ителүче...
    1060
    0
    0
  • 1 май 2015 - 05:37
    Алинә Шәрипҗанова икенче тапкыр әни булган
    Күптән түгел генә җырчы Алинә Шәрипҗанова гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган. Аларның икенче сабыйлары дөньяга аваз салган. "1 апрель көнне икенче тапкыр әни булдым. Бу шатлыклы хәбәрне җиткергәч, күпләр ышанмый торды. Янәсе, «апрель шайтаны». Икенче көнне генә шул тема дәвам иткәч, «уяндылар». Мәхәббәт җимешебезгә Альмира дип исем куштык. Улыбызга 30 июнь...
    956
    0
    0
Реклама