Саба таңнары

19 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 19 сентябрь 2015 - 05:13
    Гомерләрне сорап алып булмый
    Менә ничәнче көн Әтнә кайгыда, ничәнче көн Әтнәдә яшь түгелә… бер-бер артлы вакытсыз киткән егет-кызларыбыз күз алдында, ышанып булмый, болай булырга тиеш түгел иде, юк, ник алар, яши башламаган көе, барысы да башлана гына иде бит, бик матур булырга тиеш иде тормышлары…Әле генә берсеннән-берсе чибәр кызларыбызны җирләдек, анысы да онытылмаган...
    1026
    0
    0
  • 19 сентябрь 2015 - 05:06
    Хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлеге һәм районда картинг спортын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Казан шәһәре А.Алиш исемендәге балалар иҗаты сараеның "Титан" картинг кече академиясе президенты Евгений Львович Шафран Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы җитештерүендә күпь­еллык намуслы хезмәте һәм югары эш күрсәткечләренә ирешкәне өчен җавап­лылыгы чикләнгән "Саба" җәмгыяте...
    10
    0
    0
  • 19 сентябрь 2015 - 05:01
    Саба урманнарын Африкада да беләләр [+фоторепортаж]
    Ел саен һөнәри бәйрәмнәре алдыннан Саба урман хуҗалыгы хезмәт вазифаларын башкару осталыгына бәйге үткәрә. Быел моның өчен Теләче районы Лесной бистәсе янындагы иркен алан сайланган иде. Бәйгедә Сабабаш, Мишәбаш, Курса, Кукмара, Шәмәрдән, Ленин урман участокларының, агач эшкәртү цехы, селекция-орлыкчылык үзәге коллективларының, шулай ук егерьларның үз хезмәтләрен ни дәрәҗәдә белүләре ачыкланды....
    780
    0
    0
  • 19 сентябрь 2015 - 04:57
    Яртыеллык бюджет үтәлеше
    10 сентябрьдә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды. Аны район Советы рәисе, Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Миңнеханов алып барды. Утырышка куелган "Саба муниципаль районының 2015 елның беренче яртысында социаль-икътисадый үсеше турында", "Муниципаль районнарның бюджет белән тәэмин ителешен тигезләүгә бирелә торган дотацияләрне 2016 елга һәм 2017 һәм 2018 елларның план...
    827
    0
    0
  • 19 сентябрь 2015 - 04:49
    Сабалы Алмаз Ишморатов «Пара-Крым 2015» фестивалендә Татарстан данын яклады
    7-12 сентябрь көннәрендә Евпатория шәһәрендә узган «Пара-Крым 2015» Бөтенроссия физкультура-спорт фестивалендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган (барлыгы 62 регион катнашты) сабалы Алмаз Ишморатов үз үлчәү категориясендә ядрә атуда 7 урынны, пауэрлифтинг төрендә 5 урынны яулады. Котлыйбыз!
    761
    0
    0
  • 19 сентябрь 2015 - 04:43
    Амбарларны чүп-чардан чистартырга һәм зарарсызландырырга
    Бүгенге көндә иген уңышы өчен кырларда гына түгел, ашлык амбарларында да көрәш бара. Бу чорда талпаннарның, икмәк корткычларының үрчүе күзәтелә. Шунлыктан амбарларны чүп-чардан чистарту һәм зарарсызландыру таләп ителә. Әмма бу вакытта техника куркынычсызлыгын саклау турында да онытмаска кирәк. Бу эшне башкаручы оешманың лицензиясе булырга тиеш. Зарарсызландыру үткәрелгән оешмада исә бу...
    779
    0
    0
  • 19 сентябрь 2015 - 04:41
    Сабада бер көнгә – 120 тонна сөт
    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 14 сентябрьдә хуҗалыкларда 120 тоннадан артык сөт савып алынган. Беренче бишлектә «Мөхәммәтшин», «Әхмәтов» крестьян-фермер, «Нырты», «Курсабаш» җәмгыятьләре, «Саба» җәмгыятенең «Сатыш» бригадасы. «Мөхәммәтшин»да бер сыерга - 25,0 (узган елның шул чорында 23,3) «Әхмәтов»та - 22,1 (18,8), «Нырты»да - 21,8 (17,0) килограмм сөт...
    520
    0
    0
  • 19 сентябрь 2015 - 04:37
    Кырда бәрәңге алалар
    Басу-кырлардан бөртеклеләрне җыйнау төгәлләнеп килә. Кырларда бәрәңге уңышын җыю кызу темп­ларда башланып китте. «Икенче икмәк» район буенча барлыгы 259 гектарда игелгән.
    557
    0
    0
Реклама