5 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кукмара-Шәмәрдән юлындагы һәлакәттә 9 кеше зыян күргән
Кичә, сәгать 15.20ләр тирәсендә Кукмара-Шәмәрдән юлының 8нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте булган. "Узып китү тыела" дигән юл билгесенә игътибар итмичә юлның каршы як полосасына чыккан чит ил автомобиле шоферы берьюлы ике автомобиль белән бәрелешә. Нәтиҗәдә әлеге автомобильнең биш кешесе (икесе балигъ булмаган), ә икенче автомобильнең 4 кешесе (берсе балигъ булмаган) төрле...
-
120 кеше зыян күргән
Казанда 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр травмотология пунктларына ярдәм сорап, бозлавыктан зыян күргән 120 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 57се аяк-кулларын һәм кабыргаларын сындырган, 63 кешедә җиңелчә җәрәхәтләр һәм баш мие тетрәүләре алган. Узган атна белән чагыштырганда, бу атнада имгәнүчеләр исәбе 42гә азрак булган. http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51743-bozlavyikta-sak-bulyigyiz-120-keshe-imgәngәn.html
-
Ана капиталын озайту буенча закон проекты әзер
Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хөкүмәткә ана капиталын тагын ике елга озайту буенча закон проектын керткән. Министр Максим Топилин сүзләренчә, ана капиталы 2018 елның 31 декабренә кадәр икенче бала табучыларга яки икенче һәм аннан соңгы баланы тәрбиягә алучыларга биреләчәк. Законопроектны кабул итү белән федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 807,4 миллиард...