Казан кешесе лотереяга коттедж откан
Әмма ул отышны акчалата алуны хуп күргән.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Казанда яшәүче Сәлимҗан Әхмәтҗанов "Торак лотереясы"ның 246нчы тираж җиңүчесе булган. Ул шәһәр читендә йорт откан, дип хәбәр итә "Столото" матбугат үзәге.
Әлеге бәхетле кеше сөйләвенчә, ул лотерея уеннарында өч айлап элек катнаша башлаган - билетларны һәр якшәмбегә лотерея телешоуына...