“Без әтиебез кебек кара чәчле, ә энебез ник сары чәчле икән?”
Харис абый сугыштан гарипләнеп кайтты. Өендә өлкән әти-әнисе, ике баласы белән хатыны бар иде. Әтиләренең сугыштан исән-сау кайтуына иң нык сөенүчеләр әнә шул ике улы булгандыр, мөгаен. Ачлык, ялангачлык, җиргә сеңеп бетә язган, салам түбәле кечкенә генә өй, җимерек каралты-кура, ябык сыер. Кирәктән күп нәрсә юк. Харис абый бар көченә эшли алмый, сугыш яралары үзен сиздереп тора.