Саба таңнары

13 гыйнвар 2021 яңалыклары

  • 13 гыйнвар 2021 - 20:25
    ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне буран вакытында сак булырга чакыра
    Синоптиклар фаразлавынча, 14 һәм 15 гыйнварда Татарстанда кар явуы, буран чыгуы, җилнең секундына 16 метрга кадәр көчәюе көтелә.
    442
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 19:56
    Инспекторлар игътибарында – таксилар
    Саба районында ЮХИДИ хезмәткәрләре таксиларны тикшерә.
    450
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 16:46
    Искечә Яңа ел белән!
    Хөрмәтле райондашлар! Чыршы чибәркәй тирәсендә балаларыбыз яисә оныкларыбыз чыр-чуына куанып, Яңа ел каникуллары да узып китте. Инде соңгы өч көндә эшкә кайту процессына ияләшеп, бүген Яңа елны иске календарь буенча да каршылыйбыз. Чыршылар әле балкый, урамнарда Кыш бабайлар, Кар кызлары да үз урынында. Бүгенге искечә Яңа ел көне – 13 гыйнварны бәйрәм буларак кына түгел, чынлап торып Яңа ел башлау дип кабул итәбез. Искечә Яңа ел уздымы, кыш бетте дигән фикер дә яши халыкта. Бу инде күңелнең язга ашкынуы турында сөйли. Иске Яңа ел киче котлы булсын, райондашлар!
    169
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 16:09
    Бүген Саба районына Россия Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов эш сәфәре белән килде
    Ул район архивы эшчәнлеге һәм район финанс бюджет палатасында архив документларын саклау эше белән танышты.
    526
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 15:54
    14 гыйнварга һава торышы
    14 гыйнварда Татарстанда болытлы, аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән кар явачак, көндез көчле кар явуы көтелә. Кайбер районнарда буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән 16 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә -21..-26˚, аязганда -28..-33˚, иртән -16..-21˚ градус салкын булачак Көндез -9..-14˚ градус. Юлларда бозлавык.
    299
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 15:04
    Табиб өшегән урынны кар белән ышкырга ярамавы турында кисәтә
    Хирург Вячеслав Филиппов сүзләренчә, өшегән урынга медицина мамыгын, яисә башка җылы тукыма бәйләп куярга кирәк.
    443
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 14:32
    Мини-футбол
    11 гыйнвар көнне Мини футбол буенча Саба районы Чемпионатының финал уеннары башланды. "Явлаштау" командасы "Эзмә" командасы белән очрашып 4:3 исәбе белән җиңү яулады.
    356
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 13:48
    Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде
    Бу ел башыннан авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Алар 2016 елдан бирле гамәлдә булган кагыйдәләрне алыштырдылар.
    440
    0
    1
  • 13 гыйнвар 2021 - 13:30
    Татарстанда 1 сентябрьдән 90 укучы һәм 163 педагог коронавирус йоктырган
    ОРВИ симптомнары һәм температура югары булу сәбәпле, 1 сентябрьдән мәктәпләргә 11 меңгә якын укучыны кертмәгәннәр.
    384
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 13:17
    Суык
    Кешеләр иртән очрашкач, бүген безнең авылда салкынрак иде дип гаҗәпләнә, моны кесә телефонына төшергән термометр (ә анда 40 градуска кадәр салкынлык) фото күрсәтеп тә дәлилли. Андый фотолар социаль челтәрләргә дә куела башлады. Салкыннар безнең районны да читләтеп үтми. Фотода Каз.Бигәнәй авылында бүген иртәнге якта термометр күрсәткән температураны күрәсез.
    391
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 11:42
    Мөхәррир сүзе
    2020 ел үткәндә калды. Тарихка күчкән елны без газета укучыларыбыз белән бер­гә яздык. Район матбугатын даими укуыгыз, фи­кер-тәкъдимнәрегезне җит­керүегез, район тормышына би­тараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Шунысы куанычлы, газетаны даими алдыручы укучыларыбызның күпчелеге, басмабызга тугры калып, аңа язылды. Шулай да кемнеңдер әбунәчеләребез исемлегеннән төшеп калуы борчуга сала.
    594
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 11:39
    Британия коронавирус штаммында балаларда арыганлык һәм баш авыртуы барлыкка килә
    Табиблар ата-аналарга балаларыннан эчләре авырткан вакытта башлары авыртмыймы, дип сорарга киңәш итә.
    418
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 11:34
    Хоккей буенча район чемпионатының чираттагы уеннары
    9 гыйнвар көнне Тимершык авылы бозында хоккей буенча район чемпионатының чираттагы уеннары уздырылды. Ярышта Тимершык, Шекше, Эзмә, Шыңар командалары көч сынашты.
    367
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 11:18
    "Коммуналка" өчен тарифлар якындагы ярты ел үсмәячәк һәм татарстанлыларның күбесе өчен 4,4% тан артмаячак
    Декабрьдә коммуналь түләүләрдә сумманың артуы нәрсә белән бәйле, җылылык өчен хезмәтләр ничек исәпләнелә һәм тарифлар үсешен көтәргәме?
    389
    0
    0
  • 13 гыйнвар 2021 - 11:09
    Әсгать Сәфәров Татарстан журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады
    Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләренә «һәрвакыт илһамланып эшләүләрен» һәм «яңа кызыклы проектлар» теләде.
    301
    0
    0
Реклама