21 апрель 2021 яңалыклары
-
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналының икенче тур нәтиҗәләре
20нче апрель көнне КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында «Созвездие-Йолдызлык 2021» республика яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналының икенче туры үтте. Бу көнне Саба балалар сәнгать мәктәбеннән суперфиналның беренче сайлап алу турында җиңеп, барлыгы 63 укучы чыгыш ясады.
-
Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагына экскурсия
17нче апрель көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Тарихи туган якны өйрәнү музей почмагына - "Музейларда тормыш үткәне" дип исемләнгән экскурсия үткәрделәр. Китапханәче балаларны борынгы экспонатлар белән таныштырды, балалар үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар таптылар, экспонатларның тарихын белә алдылар.
-
Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә
1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.
-
Урман хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда урман культуралары сезоны-ачылды
Урман культуралары сезоны Татарстанда 19 апрельдә ачылды. Урман культуралары утыртуга беренчеләрдән булып Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары белгечләре кереште. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Казанда узган брифингта хәбәр итте.
-
Җирле үзидарәләр көне белән
Хөрмәтле җирле үзидарә хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Җирле үзидарә – район хакимиятенең ышанычлы таянычы. Халыкка иң якын торган органнарга территорияләрнең социаль-икътисади үсешен булдыру, авылларда көнкүреш шартларын яхшырту, аны тагын да уңайлы итү җаваплылыгы йөкләнгән. Күрелгән чаралар нәтиҗәсе буларак, районыбыз торак пунктлары күзгә күренеп үзгәрә, яшәр, эшләр һәм балалар тәрбияләр өчен уңай шартлар булдырыла.