21 май 2021 яңалыклары
-
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ат ите корбанлыкка ярамавын әйтте
«Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәлам һәм аның сәхабәләре Аллаһы Тәгаләнең боерыгы белән корбан чалырга яраган хайваннарны чалып күрсәтте. Алар арасында ат та, ишәк тә юк. Шуңа күрә без дә ат чалмыйбыз», — диде Рөстәм хәзрәт «Татар-информ» хәбәрчесе соравына.
-
«Яңа белем» марафонын беренче көнне үк 5 миллионнан артык кеше карады
"Яңа белем" марафонының беренче көнен караучылар саны 5 миллионнан артып китте, дип хәбәр итә марафонның матбугат хезмәте. Агарту чарасы 20 майда старт алды һәм 22 майга кадәр дәвам итәчәк, оештыручысы - «Белем» Россия җәмгыяте.
-
АО Транснефть – Прикамье» пополнило автопарк двадцатью единицами автомобильной и специальной техники
В рамках программы обновления автопарк АО «Транснефть – Прикамье» пополнили двадцать единиц транспортных средств, предназначенных для обслуживания линейной части магистральных трубопроводов и других производственных объектов.
-
Бөтенроссия спорт уеннарында Саба гимназия командасы 2нче урынны яулады
Анапа шәһәрендә узган Бөтенроссия спорт уеннарында Татарстан Республикасы данын яклаган "Комета" мәктәп спорт клубы 2нче урынны алды. Безнең кызлар һәм егетләр - республика горурлыгы. Котлыйбыз!
-
Сабада узучы "Сәламәтлек-2021" спартакиадасында сәламәтлек сагында торучылар ярыша
Әлеге ярышларда Саба, Кукмара, Балтач, Әтнә, Арча районнары командалары көч сынаша.
-
“Гаилә – гомер чишмәсе” тематик кичә
15 майда, бу матур язгы көндә, без искиткеч бәйрәм – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гаилә - һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаилә – ул якын һәм якын кешеләр, без яратабыз, кайгыртучан кешеләр, кемгә игелек һәм бәхет телибез. Шул уңайдан, Ике басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә Гаилә көненә багышланган “Гаилә – гомер чишмәсе” дип исемләнгән тематик кичә үтте.
-
Полицейскийлар Колумбия кешесе Казан ярминкәсендә урлаган кыйммәтле әйберләрне тапкан
Тиздән бриллиантлар законлы хуҗасына тапшырылачак.
-
Түбән Камада «Кама бризы» I республика телевизион фестивале узачак
21-23 майда Түбән Камада «Кама бризы» I республика телевизион фестивале булачак.
-
"Китаплы кич" тематик сәгать
18нче май көнне Туктар авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Гаилә белән китапханәгә" проекты кысаларында "Китаплы кич" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәнең актив укучылары үзләренең оныклары белән килгән иде. Чарада катнашучыларны китаплар һәм журналлар белән таныштырдык, гаилә белән уку өчен китаплар тәкъдим иттек. Очрашу барышында әбиләр балаларны тәрбияләү серләре белән уртаклаштылар, ә балалар бик теләп аралаштылар, яраткан китаплары турында сөйләделәр. Күңелле, ачык сөйләшү булды.
-
Авария хәлендәге торактан күчерүгә, су сыйфатын яхшыртуга һәм уңайлы мохит булдыруга 3,5 млрд. сум акча юнәлдереләчәк
Республикада яшәүчеләр өчен эчә торган суның сыйфатын яхшырту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына кертелгән «Чиста су» төбәк проектында каралган. 2021 елда Татарстанда илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 3,5 млрд. сум акча юнәлдереләчәк, гражданнарны чиста су белән тәэмин итүдән тыш, проектка гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру чаралары да кертелгән.
-
Рөстәм Миңнеханов Идел Болгарстанында Ислам кабул итү көне уңаеннан мөрәҗәгать итте
«Узган гасырлар эчендә ислам татар тормышының барлык өлкәләренә үтеп керде, үзенчәлекле мәдәниятебезгә, телебезгә, хуҗалык рәвешенә, гореф-гадәт, йолаларыбызга көчле йогынты ясады», диелә мөрәҗәгатьтә.
-
Саба муниципаль районының «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбенең фехтование буенча команда беренчелеге
19-20 майда Саба муниципаль районының «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбенең фехтование буенча команда беренчелеге булып узды. Ярышларда 38 кыз һәм 36 малай катнашты. Бик кызыклы, динамикалы, мавыктыргыч һәм берләштерә торган искиткеч турнир! Барлык спортчылар да, ата-аналар да, тренерлар да бик канәгать калдылар.