21 декабрь 2020 яңалыклары
-
"Динамо-Ак Барс" волейболчылары икенче ел рәттән Россия Кубогы ияләре булды
Мәскәү "Динамо"сына каршы финал матчы Россия башкаласында узды һәм Казан волейболчыларының җиңүе белән тәмамланды (1:3). "Динамо-Ак Барс" волейбол клубы икенче ел рәттән Мәскәүдә узган Россия Кубогының "Дүртлек финалы" җиңүчесе булды. Мәскәү "Динамо"сына каршы очрашу Казан клубының 1:3 исәбе белән җиңүе белән тәмамланды.
-
19 декабрь көнне "Саба" йөзү бассейнында ярышлар узды
19 декабрь көнне "Саба" йөзү бассейнында ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына һәм "Олимп" спорт мәктәбенең 20 еллыгына багышланган йөзү ярышлары узды.
-
Икмәк пешерүчеләрнең чыгымнарын капларга ярдәм итәчәкләр
Россиянең Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин икмәк пешерүчеләргә ярдәм итү кагыйдәләрен раслады.
-
Сабабаш авыл җирлегендә Казкаш елгасы аша яңа күпер төзелеше тәмамланды
.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективының Шәмәрдән филиалы “Яңа ел-ак бәхет” концертын тәкъдим итте
17 декабрь көнне Иске Мичән авылы халкына Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективының Шәмәрдән филиалы “Яңа ел-ак бәхет” дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итте. Концертта барлыгы 40 укучы һәм коллектив катнашты. Концерт җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Укучыларыбызның ялкынлы чыгышларын тамашачы алкышларга күмде. Концерт программасында Яңа ел, туган як, халыклар дуслыгы, әниләргә хөрмәт, әтиләр батырлыгы темалары яктыртылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы искә алынып, ветераннарга карата хөрмәт хисләре җиткерелде. Концерт эчтәлекле булды һәм югары дәрәҗәдә үтте.
-
Татарстанда күп балалы гаиләләр дәүләт программасы буенча яңа фатирлар алды
Дәүләт хисабына 2020 елда күп балалы 46 гаиләгә яңа фатирлар бирелде.