22 июль 2021 яңалыклары
-
23 июльгә һава торышы
23 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көнчыгыш районнарда яшен һәм боз булырга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11.+16˚, көндез +20.+25˚ градус җылы.
-
350 меңнән артык татарстанлы Covid-19 кайнар линиясенә мөрәҗәгать итте
Узган елның ноябреннән башлап Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен Бердәм контакт-үзәк эшли. 122нче кайнар линия операторлары татарстанлылардан 350 687 шалтырату кабул иткән. Бу хакта ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Фермерлар "Бердәм Россия" халык программасында авыл үсешен ничек күрүләре турында сөйләде
Яшьләр агымы, җитештерүне үстерү һәм бизнесны стимуллаштыру - авыл территорияләрен үстерүнең төп шартлары.
-
Бәхетле тормышка ачкычлар
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч муниципаль районында булды. Сәфәр барышында ул 5 бәхетле гаиләгә яңа торак ачкычлары тапшырды. Колай авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча биш шәхси торак йорт төзелгән. Төзелеш бәясе 13 миллион сумнан артып китә.
-
АО «Транснефть – Прикамье» оказало помощь в воссоздании собора Казанской иконы Божьей Матери в Республике Татарстан
АО «Транснефть – Прикамье» оказало благотворительную помощь в воссоздании собора Казанской иконы Божьей Матери в Республике Татарстан.
-
22 июль көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” хәйрия акциясе узды
Бу бәйрәмдә Байлар Сабасында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 27 балага портфельләр һәм уку кирәк-яраклары тапшырылды.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #32/ "Щ" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Машина белән идарә иткәндә телефон кулланган өчен җәзаны катгыйландырырга мөмкиннәр
Бүгенге көндә мондый хокук бозу очрагы өчен штрафның күләме 1,5 мең сум тәшкил итә.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә “Скандинавия йөреше” технологиясе
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ЛФК инструкторы тарафыннан “Скандинавия йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә. Әлеге дәресләрнең максаты: ял итүчеләрнең тормышка карата физик кызыксындыру дәрәҗәсен арттыру, физик һәм психологик сәламәтлекләрен уңай якка үзгәртү.
-
Картинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды
17-18нче июль көннәрендә "Аргамак" картодромында картинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Урал һәм Идел буе федераль округлары федерацияләре Кубогының 3нче этабы Ротакс Юниор, Ротакс Макс, ОК, KZ2, МИНИ, OK Junior һәм Супер МИНИ классларында узды. "Восход" классында Саба районы спортчысы Исрафилов Рифат-1нче, Даминов Динар 2нче урынны яулады. Спортчыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
-
Полиция һәм журналистлар исерек йөртүче катнашындагы аварияләрне кисәтү эшен көчәйтә
Хокук бозучы кеше бер ел дәвамында исерек килеш тагын руль артына утырса, аны җинаять җаваплылыгына тарталар.
-
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эшләре
Түбән Шытсу авыл җирлегендә үзара салым акчасына юлларны ремонтлау эше башланды. Эшне ООО "Рамазан" оешмасы башкара. Барлыгы 245 метр юлга таш җәеләчәк.
-
KazanSummit 2021дә беренче ислам маркетплейсы проектын тәкъдим итәчәкләр
Саммит вакытында шулай ук Россиядә «тыйнак мода» инфраструктурасын булдыру мәсьәләләрен карау планлаштырыла.