24 август 2020 яңалыклары
-
Татарстанлыларга штрафсыз чит илдән республикага кайту турында аңлаттылар
Covid-19 таралуын булдырмас өчен, республикада Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталыннан файдаланырга кирәк.
-
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи
Чәчәкләр безнең тормышыбызны бизи, кәефне күтәрә. Дөрестән дә, җәйдән кышка кадәр төрле төсләргә күмелеп утыручы чәчәкләр урамнарны, паркларны бизи, шәһәр авылларны матурлый, бәйрәм төсе бирә, кешеләрне шатландыра. Олы Шыңар авыл җирлегендә һәрбер оешма үз биләмәсен чәчәк түтәлләре белән бизи, шулай ук шәхси хуҗалыклар да чәчәк утырту белән шөгыльләнә.
-
Татарстан урып-җыюның икенче, катлаулырак фазасына керде: югары темпларны саклап калу аеруча мөһим
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы кырларында урып-җыюның барышы турында сөйләде.
-
Миңнуллина Татарстан компанияләренең Covid-19 аркасында "күтәрелүе" турында сөйләде
Республиканың Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы теләсә кайсы кризиска оптимизм белән карарга кирәк, дип саный.
-
"Созвездие-Йолдызлык“ фестиваль хәрәкәте театрын ачу уңаеннан видеокотлаулар төшерелде
2020 елның 21 августында Саба районына Казаннан кино төшерү төркеме килде. Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" һәм "Асылташ" бию коллективларында катнашучылар концерт костюмнарында һәм күтәренке кәеф белән фестивальне алып баручы Марина Михайлова һәм оператор Анатолий Борисов белән бергә эшләделәр һәм озак еллар хәтерендә калачак кадрларны фотога төшерделәр. Зур рәхмәт, Созвездие-Йолдызлык!!!
-
Киләсе елдан Россиядә терлекләрне мәҗбүри маркировкалау кертергә планлаштыралар
Хайваннарны маркировкалау хуҗалары хисабына башкарылачак.
-
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзге сайлауларда иминлекне тәэмин итәчәк
Барлык тавыш бирүчеләргә битлекләр, перчаткалар һәм авторучкалар бирелә.
-
Югары Утар балалар йорты-интернатында сюжетлы-рольләштерелгән "Кибет" уены
2020 елны 21 нче август көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Сафина Р.Р. балалар белән рольләштерелгән “Кибет” уены үткәрде.
-
Татарстан игенчеләре яңа уңыш ашлыгының өченче миллион тоннасын җыйдылар
Татарстанда өченче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы суктырылган. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 21 августка республикада 799,7 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыелган, бу барлык мәйданның 53% ын тәшкил итә.
-
Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак
Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә.