24 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Туганнар арасын өзмәгез!
Борын заманда яшәгән, ди, ике бертуган. Абый кеше өйләнгән. Хатыны белән күп бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә кечкенәсенә гаилә кору насыйп булмаган. Әти-әниләре вафат булгач, мирас буенча калган мөлкәтне алар тигез итеп икегә бүлә.
-
«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Венера Әкбәрова
Нарасыен алып ирен ташламый булдыра алмый, чөнки нәни сабыен да кыйнаган өстенә кыйный әти кеше. Күпмедер эшләгәннән сон аны Апас район судына эшкә җибәрәләр. Күз күрмәгән,белмәгән җиргә баласын ,әнисен алып чыгып китә. Ялгыз канатлы булса да үз эшенен остасы булуын күрсәтә. Аңа бик күпләр рәхмәт әйтеп китә. Ләкин бит эшнен матур яклары гына булып тормый, медальнең ике ягы булган кебек, теш кайраучылар да була. Командировка срогы тулуга, авыру сәбәпле, әнием янәдән туган якларга юл тота.
-
Җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак
2022 елның 25-27 ноябрь көннәрендә җиденче тапкыр “Татарча диктант” дөньякүләм белем тикшерү акциясе уза. “Татарча диктант” акциясе грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлтелгән. Теләге булган һәр кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый ала.
-
“Батыр йөрәкле әни” бәйгесе сәхифәсе: Энже Галиуллина
Тапкан- ана түгел, баккан- ана дигән сүзләр минем әниемнең әнисе Разыя әбиемә дә туры килә.Һәр кеше өчен иң якын кешесе- үз әнисе. Чөнки нинди генә авырлык килсә дә, сөенсәк тә, көенсәк тә, иркәләнер өчен дә, сер сөйләр өчен дә әни кирәк.
-
Олыяз авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышлап «Кадерлик без газиз Әниләрне» дигән концерт булып узды
Олыяз авылы мәдәният йортында әниләр көненә багышлап «Кадерлик без газиз Әниләрне» дигән концерт булып узды. Чарага Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» ансамбле килеп,бик эчтәлекле концерт куеп, әниләрне һәм әбиләрне ял иттерделәр.
-
Кыш көне тән тиресен ничек сакларга? | Косметолог киңәше
Чатнама салкын көннәр, ачы җил “һөҗүме”, витаминнар җитмәү… Кыш көне тән тиресе дучар булган сынауларның кайберләре генә әле бу. Шуңа өстәп аны дөрес тә тәрбияләмәсәң, язны алама кыяфәттә каршылавыңны көт тә тор! Бүген косметолог Люция Әхмәтҗанова белән андый хаталардан саклану юлларын эзлибез.
-
“Тату сыйныф серләре” конкурсының муниципаль этабы
Районыбызда «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең муниципаль этаплары дәвам итә.
-
«Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» мобилизацияләнүчеләргә һәм аларның гаиләләренә булышлык итү буенча масштаблы кампания башлады
Акциядә Саба районы да катнаша. Гуманитар ярдәм җыю пункты социаль яклау бинасында урнашкан.
-
«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Сабабаш авылыннан Рания Исмагилова
Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.
-
Әлфия ярдәм көтә
Тенеки авылында яшәүче өч бала әнисе Әлфия Хисамиевага хәрәкәтләндерүче нейрон чире (БАС) дип аталган куркыныч диагноз куелуын, дәвалану курсының бик кыйммәт булуын газетабызда берничә тапкыр язган идек. Әлфия 2018 елдан бирле әлеге куркыныч чир белән көрәшә.
-
Шоппер сумка буяу буенча мастер-класс
А. Кәримуллин исемендәге Саба район китапханәсендә, «Гаилә белән китапханәгә» проекты кысаларында, шоппер сумка буяу буенча мастер-класс үткәрелде.
-
Объездная урамында юл транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән объездная урамында булган.
-
Нәни йолдызлар - Әтнә дәүләт драма театрында
23 ноябрь көнне Әтнә дәүләт драма театры базасында Татмедиа, «Сәхнә», «Салават күпере» журналлары тарафыннан оештырылган «Сәяр» республикакүләм театр фестиваленең зона туры үтте.