25 февраль 2023 яңалыклары
-
Сабада әфганчылар истәлегенә волейбол турниры
Бүген “Саба Арена”да Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгесендә 12 команда чыгыш ясады.
-
Рәхмәт сезгә, Шекше гармунчылары!
Гармунчылары белән данлы Шекше ягы, алар җирлекнең хәзинәсе, куанычы, шатлыгы. Авыл мәдәнияте тарихында якты эз калдырып, бакыйлыкка күчкәннәрен һәм бүгенге көндә иҗат итүче гармунчыларны бергә кушып санасаң, гомуми сан җитмештән артып китә. 23нче февраль кичендә Шекше мәдәният йортында оештырылган “Гармун-гомер юлдашым” дип исемләнгән кичә нәкъ менә йөзек кашына тиң асыл затлар, кадерле гармунчыларга багышланды.
-
Әниләр улларын көтә...
23 февраль көнне Иске Икшермә кадет интернат мәктәбендә мобилизацияләнгән егетләрнең гаиләләре белән очрашу үткәрелде.
-
Шәмәрдәндә автойөрешкә дистәдән артык автомобиль чыкты
Шәмәрдән мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чик буе гаскәрләрендә, Хәрби-һава көчләрендә, Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннәр ярдәмендә «Служу Отчизне!» дигән автойөреш оештырды.
-
Фельдшерлар яңа киемле булды
Саба район үзәк һәм Шәмәрдән участок хастаханәләре фельдшерлары һәм “Ашыгыч ярдәм” хезмәтендә эшләүчеләргә шушы көннәрдә булып узган Һөнәри бәйрәмнәре - “Фельдшер Көне » уңаеннан киң күңелле иганәчеләр кышкы демисезон һәм җәйге махсус кием комплектлары бүләк иттеләр.
-
Олы Кибәчедә балалар арасында иң моңлы азан әйтүче ачыкланды
Бәйге авылда мәчет ачылуга 30 ел тулуга багышланды һәм шушы авылда утыз елга якын имам ярдәмчесе -мөәзин булган Рафаэль Шәрәфиев истәлегенә үткәрелде.