25 август 2021 яңалыклары
-
26 августка һава торышы
26 августта Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +7..+12˚, көндез +22..+27˚ градус.
-
"Наше время - Безнең заман"IX фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе башланды
«Наше время – Безнең заман» IX республика эшче яшьләр телевизион фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе башланды. 2021 елгы Фестиваль Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган. Гаризалар 25 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
-
Табиб көзге арыганлык һәм йокы килүдән котылу чарасын әйтте
Табибка күренеп хроник авыруларның ялкынсынуын булдырмаска кирәк. Алар организмга тискәре йогынты ясый.
-
"Бердәм Россия" съездында Путин пенсионерларга, хәрбиләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм курсантларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында сөйләде
«Бердәм Россия» программасы тормышка ашырырлык булды, ә кайбер күтәрелгән темалар буенча конкрет карарлар кабул ителде, дип белдерде Россия президенты Владимир Путин Мәскәүдә партия съездының икенче этабы барышында пленар утырышта.
-
Ямьле җәй – ул китаплы җәй!
Кичә «Ямьле Саба» яр буена районыбызның яшь китап сөючеләре җыелды. Биредә “Әдәби алан” проекты кысаларында эшләп килүче “Җәйге китапханә – 2021” дә катнашучыларны тәбрикләү тантанасы узды.
-
Путин пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган пособие турындагы указны имзалады
Акчаны сентябрьдә түли башлаячаклар.
-
Казанда өстәл теннисы буенча "ТР өметләре" дигән ачык турнир узды
20-22 нче август көннәрендә Казан шәһәренең Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча "ТР өметләре" дигән ачык турнир узды. Ярышларда Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 200дән артык спортчы катнашты.
-
Кабул ителүгә языл
26 нчы августта ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова гражданнарны кабул итәчәк. Сорауларны офлайн һәм онлайн форматта бирергә мөмкин.
-
Байлар Сабасының Тынычлык урамында җәяүлеләр өчен тротуар эшләнә башлады
Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче күпсанлы гражданнарның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, Тынычлык урамында җәяүлеләр өчен тротуар эшләнә башлады. Аны шәхси эшмәкәр Нәбиуллин И.Ф. 2021 нче ел өчен халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына башкара.
-
Шәмәрдәндә «Күршеләр - иң якын кешеләр…» урам концерты үтте
23 нче август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә Ф.Кәрим урамындагы 31 нче номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында «Күршеләр - иң якын кешеләр…» дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концертның беренче минутларыннан ук матур һәм сокландыргыч атмосфера барлыкка килде. Концерт программасы җырлар, дәртле биюләр, күңелле шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.