28 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
Татарстанда социаль әһәмияткә ия азык-төлек бәясен контрольдә тотуны дәвам итәчәкләр
Россия төбәкләрендә прокуратура, Монополиягә каршы федераль хезмәт, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан тикшерүләр бара.
-
Замана яшьләре роботлар иярли
Бүген Сабада Вордскилс стандартларының “Инносаб” – “Сәнәгать робот техникасы” компетенциясе буенча Россиянең инновацияле төбәкләре Ассоциациясе төбәкара чемпионаты ачылуы узды. Ярышта катнашырга Мәскәүдән, Ульяновск өлкәсеннән, Яр Чаллыдан килделәр.
-
29 гыйнварга һава торышы
29 гыйнварда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез кар явачак, буран булачак. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә -7.-12˚, көндез -1.-6˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Саба сәхнәсе яшь театр сөючеләрне җыйды
Бүген Саба мәдәният йортында Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгатенең зона бәйгесе узды. 2012 елдан башлап үткәрелүче әлеге бәйгедә быел 9 коллектив катнашты. Саба районыннан - 4, Арча, Балтач, Теләче, Питрәч районнарыннан 5 театр коллективы чыгыш ясады.
-
Саба районының ветераннар командалары арасында хезмәт коллективлары һәм җирлекләр арасында мини-футбол буенча чемпионаты
25, 27нче гыйнвар көннәрендә Саба муниципаль районының ветераннар командалары арасында (40+) хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре арасында мини-футбол буенча Чемпионатының чираттагы уеннары булып узды.
-
Доллар курсы 1 декабрьдән бирле беренче тапкыр 76 сумнан артты
Евро курсы 92 сумга күтәрелде.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә сенсор бүлмәсе
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә. Нәтиҗәдә гомуми психоэмоциональ халәт яхшыра, кан басымы нормальләшә, баш һәм мускул авырту кими, кәеф күтәрелә.
-
Россиядә паспорт өчен фотога төшү таләпләре үзгәрде
Кеше паспортка линза, пыяласы каралтылган күзлек киеп төшкән фотолар, шулай ук фотоларның ретушьланган версиясе кабул ителми.
-
Рөстәм Миңнеханов: Интернетта яшүсмерләр төркемнәре игътибар үзәгендә булырга тиеш
Татарстан Президенты сүзләренчә, интернеттагы радикаль төркемнәрдә яшүсмерләрне төрле җинаять һәм протестларга этәрәләр.
-
"Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш турында чын күңелдән сөйләшү" дип исемләнгән әңгәмә
23 гыйнвар көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Зарарлы гадәтләргә каршы көрәш турында чын күңелдән сөйләшү" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Очрашуда яшьләр нәрсә ул гадәт, нинди гадәтләр файдалы булып санала, ә кайсылары сәламәт булырга комачаулый икәнен белделәр. Балалар Тәмәке тарту, алкоголь, наркомания һәм токсикомания кебек зарарлы гадәтләр һәм сәламәтлек өчен аеруча куркыныч булган зарарлы гадәтләр турында искә төшерделәр.
-
АО «Транснефть – Прикамье» в 2020 году сэкономило 40,4 млн рублей в результате реализации программы энергосбережения
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги реализации программы энергосбережения и повышения энергетической эффективности в 2020 году. За отчетный период общий эффект от реализации энергосберегающих мероприятий в денежном выражении составил 40,4 млн руб., или 1 491,2 тонн условного топлива.
-
Татарстанда бер атнада кешеләрнең банк хисабыннан якынча 20 млн сум урлыйлар
2020 елда полиция хезмәткәрләре дистанцион караклык белән шөгыльләнүче 713 җинаятьчене тоткарлаган.
-
90 яшьлек юбилярлар
25 гыйнвар көнне Казанчы-Бигәнәй авылында яшәүче Галәвиева Рәисә Газизҗан кызы, Мамалай авылында яшәүче Габдуллин Габрдәүф Габдулла улы 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярга Сатыш авыл җирлеге башлыгы Ф.Ф. Шафигуллин Россия Президенты котлавын тапшырды.
-
Россия җыелма командасы синхрончылары татар музыкасына чыгыш ясарга мөмкин
Татьяна Покровская Россия җыелма командасының бер программасын Татарстан Республикасының Туган телләре һәм халык бердәмлеге елына туры китерү тәкъдимен алды.