29 июль 2022 яңалыклары
-
Роберт Миңнуллин каберенә таш куелды
Бүген халык шагыйре Роберт Миңнуллин каберенә таш куелды.
-
Утырсаң, утырталар. Юл тәртибен бозучыларны кырыс җәза көтә
Кагыйдә бозучылар машинасыз калырга мөмкин. 25 июльдән Россиянең Административ хокук бозулар кодексы (КоАП) һәм Җинаятьләр кодексындагы яңа үзгәрешләр гамәлгә керде. Йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утырган кешегә моннан ары катырак җаваплылык яный.
-
Татарстан юлларында ярты ел эчендә 127 кешенең гомере өзелгән
Быелның 6 аенда Татарстан юлларында 127 кешенең гомере өзелгән, тагын 1821е имгәнгән. Республикада барлыгы 1460 авария килеп чыккан. Аварияләр һәм имгәнүчеләр узган елгыдан азрак булса да, һәлак булганнар саны 9га күбрәк. Бу мәгълүматны юл хәрәкәте иминлеге буенча Татарстанның Хөкүмәт комиссиясендә җиткерделәр.
-
Борчак маринадлау ЫСУЛЫ
Дания Шәрәфиева рецепты
-
Дәүләт Думасына рецепт белән бирелә торган даруларны интернет аша сату турында закон проекты кертелгән
Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына рецепт буенча бирелә торган даруларны интернет аша сату турында закон проектын керткән.
-
Галимнәр коронавирустан коткара торган сагыз уйлап тапкан
Бөекбритания галимнәре коронавирус инфекциясеннән сагыз уйлап тапкан. Ул коронавирусны нейтральләштерергә мөмкинлек бирә, дип ышандыра алар.
-
Пляж волейболына йомгак ясалды
Ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында пляж волейболы буенча Саба муниципаль районыны чемпионатының район этабы тәмамланды. Чемпионатта барлыгы 42 команда катнашты, шуларның 17се-хатын-кызлар командасы һәм 25е-ир-атлар командасы.
-
Отбор экспертов на осенний поток курса «Цифровая трансформация в АПК»
Осенью стартует следующий поток курса повышения квалификации руководителей и специалистов агробизнеса «Цифровая трансформация в АПК».
-
Татарстанда бер ир-ат теш алдырып инвалид калган
Теш алдыргач, ир-атның яңагы шешкән, операция ясаганнар.
-
Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 19 мең сумнан артып китәчәк
Россия Хөкүмәте, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итү өчен, төбәкләргә 10 миллиард сумнан артыграк акча бирәчәк. Субсидияне алар пенсиягә өстәмә сыйфатында алачак.