29 сентябрь 2021 яңалыклары
-
«Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә «Яшьлегемә кылам сәяхәт...» дип исемләнгән кич утыру узды
28 нче сентябрь көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече А.М. Вәлиева «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Яшьлегемә кылам сәяхәт...» дип исемләнгән кич утыру уздырды. Әлеге чараның максаты - кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итү. Әлеге чара милли мәдәниятне, халык гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды. Чара барышында гармун астында татар халык җырлары башкарылды, халык уеннары уйнадылар, биеделәр. Бәйрәм бик җылы шартларда узды һәм барлык катнашучыларда уңай эмоцияләр уятты.
-
Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре «Төрле төстәге көз» дип исемләнгән кабак бәйрәме үткәрделәр
28 нче сентябрь көнне Тимершык мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл китапханәсе белән берлектә, «Төрле төстәге көз» дип исемләнгән кабак бәйрәме үткәрделәр. Чарада кунаклар кабакның килеп чыгышы, аның файдалы үзлекләре, кабакның ни өчен кулланылуы турында белделәр, кабак әзерләү рецептлары белән уртаклаштылар. Чарада «көзге уңыш» яшелчәләр күргәзмәсе оештырылган иде. Бәйрәм чәй табыны һәм дустанә аралашу белән тәмамланды.
-
Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре “Тере чишмә” дип исемләнгән экологик экскурсия уздырдылар
Чишмә – ул табигатьтән бирелгән байлык, һәр яшәешнең башы, җирдә яшәү символы. 28 нче сентябрь көнне Өтернәс авыл клубы хезмәткәрләре “Тере чишмә” дип исемләнгән экологик экскурсия уздырдылар. Катнашучылар әлеге чарага бик шат булдылар, чишмә янында табигатьнең матурлыгына сокландылар, ә урман буйлап дәвам иткән сәяхәттә саф урман һавасын сулап сихәт алдылар. Сәяхәт ахырында һәркемнең күңеле шат, кәефе яхшы булып таралдылар.
-
АО «Транснефть – Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в трех регионах
АО «Транснефть — Прикамье» выполнило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республике Татарстан и Самарской области.
-
30 сентябрьгә һава торышы
30 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән яңгыр. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә 0..+4˚, көнчыгыш районнарда 0..-4˚, көндез +6..+11˚ градус.
-
Россиядә бер тәүлек эчендә коронавирустан үлүчеләр саны буенча антирекорд теркәлгән
Бер тәүлек эчендә 857 кеше үлгән.
-
Тимершык авыл җирлегендә көндәлек тирә-якны төзекләндерү максатыннан, җыештыру эшләре алып барыла
Фоторепортаж.
-
Фотога төшерү законлаштырылды
Хатын кибеттән, иләкме шунда сөзгечме, алып кайтырга кушкан иде. Телефонга төшердем дә, кайсысы кирәк дип ватсабына җибәрдем. Шунда кибетче килеп, миңа кисәтү ясарга маташа. Законнарны беләм мин...
-
Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында күперләр ничек тоташа?
Тиздән Динә Газалиеваның "Tatarstan Today. Открытый миру" медиапроекты старт ала.
-
“Нургали оныклары” активистлары “Агач утырт” акциясендә катнаштылар
Укучылар укытучы Яруллин Д.Н. белән берлектә агач үсентеләре утырттылар. Кылган эшләре киләчәктә планетаны саклап калуда зур йогынты ясар дип ышанып калабыз.
-
Өлкәннәр көне кысаларында сабалыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
Татарстан Республикасының юстиция министрлыгы 1 октябрьдә 11 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр видеоконференция элемтәсе режимында, Өлкәннәр көненә багышлап, бушлай юридик ярдәм күрсәтә. Видео кабул итүгә язылырга теләүчеләр үзләрен кызыксындырган сораулар белән 30 сентябрьгә кадәр 2-31-97 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
-
Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Көзге гүзәл Сөмбелә» уңыш бәйрәмен оештырдылар
Җылы җәй бик тиз үтеп китте һәм менә аңа алмашка салкын җилләре һәм яңгырлары белән көз килде. Көннәр кыскара, күңелдә сагыш уятып, урамга караңгылык иңә. Шулай булса да көзге чор үзенең бик күп бәйрәмнәре булуы белән бик матур. Менә без дә, Кызыл Мишә авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре, балаларның кәефләрен күтәрергә булдык һәм 23 сентябрь көнне алар өчен шушы чорга багышланган «Көзге гүзәл Сөмбелә» дип исемләнгән уңыш бәйрәме оештырдык.
-
Юлбат авыл китапханәсендә бүләк китапларын тапшыру чарасы узды
28 сентябрь көнне Юлбат авыл китапханәсенә ООО "Газпром трансгаз Казань" генераль директоры Р.Р.Усмановның бүләк китапларын тапшыру чарасы уздырылды.
-
АО «Транснефть – Прикамье» выпустило молодь рыбы в водоемы регионов расположения производственных объектов
АО «Транснефть - Прикамье» в рамках экологической деятельности выпустило более 49 тыс. мальков стерляди и судака в Воткинское и Куйбышевской водохранилища на территории Пермского края и Республики Татарстан.
-
Газетага арзан бәядән язылыгыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Россия почтасы 4 октябрьдән 14енә кадәр газета-журналларга ташламалы язылу ункөнлеге игълан итте. Бу чорда “САБА ТАҢНАРЫ”на да 713 сум 22 тиенгә язылу мөмкинлеге бирелә. Аннары абунә бәясе 770 сум 88 тиен булачак. Форсаттан файдаланып, хат ташучыларны күреп калырга ашыгыгыз. Шулай ук https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9274 сайтына кереп онлайн да язылырга була. “САБА ТАҢНАРЫ” Бөтенроссия каталогына кертелгән. Район, республика яңалыклары белән газета аша танышып даими хәбәрдар булыгыз. Без һәрвакыт сезнең белән!