Балалар ураза тота аламы?
Һәр мөселман өчен көтеп алынган һәм бик кадерле саналган Рамазан ае дәвам итә. Бу айда төп гыйбадәт - ул ураза тоту, ягъни таң вакытыннан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән тыелу. Соңгы елларда ураза тотучылар рәтендә яшьләрнең, бигрәк тә балаларның күп булуы сөендерә.
Олы кешеләрдән аермалы буларак, балаларның организмы үсеш чорын кичерә һәм ураза тоту алар организмына төрле яктан тәэсир итәргә мөмкин. Балаларның ураза тоту тәртибе, ашау рационы, көн режимы һәм башка сораулар белән без район үзәк хастаханәсенең участок балалар табибы Хафизова Диләрә Илһам кызына мөрәҗәгать иттек.
– Диләрә ханым, белгәнебезчә балаларга ислам динендә ураза балигъ булуга - фарыз булып санала. Балаларга ничә яшьтән ураза тотарга була?
– Ислам дине күзлегеннән, бала җенси яктан җитлеккәч, аңа ураза фарыз була. Бу гадәттә кызларда 10-14 яшь, ә малайларда 13-15 яшьтә була. Әти-әниләр 10 яшькә җиткән балаларны, ураза аларга фарыз булганчы, уразага организмнары ияләнсен өчен, алдан әзерлиләр. Баштарак аларга иртәнге ашны соңрак яки кичке ашны иртәрәк бирергә мөмкин. Башлаганда төшкә кадәр, яки 5-6 сәгать тотып уразаны, аннан көн дә күпмедер вакытка арттырырга була, 1-3 көн, көнаралаш тотып карарга мөмкин. Әгәр бала уразага кергәч үзен начар хис итә икән - баш әйләнүе һәм авыртуы, күз аллары караңгыланудан бала зарлана икән, уразасын өзәргә кирәк.
– Бала ураза тотарга теләк белдерсә, әти-әни баланы табибка алып барып, аны тулаем тикшертсә яхшыракмы?
– Әйе, алдан табибта тикшеренсә, яхшы була. Бигрәк тә авыру симптомнары булса. Анализларда моңарчы күренмәгән үзгәрешләр бар икән, ураза бу хәлне кискенәйтергә мөмкин.
– Нинди очракларда балаларга ураза тоту катгый тыела?
– Ашказаны һәм эчәк авырулары: эренле колит, Крона авыруы, целиакия һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, шушы авырулар булган очракта ураза тотарга ярамый. Шулай ук, иммунодефицит, төрле инфекция авырулары, генетик авырулар, шикәр һәм онкология авырулары булганда, даими рәвештә дару эчеп, авыруны дәвалау курслары вакытында ураза тотарга ярамый.
– Баланың ураза тоткан дәвердә ашау һәм көн режимы нинди булырга тиеш?
– Бала ураза тоткан дәвердә, ул дөрес туклану режимын үтәргә тиеш. Организм яшь, үсә һәм күп энергия сарыф итә. Әти-әни шушыны аңлап, балаларга кыздырылган ризык, баллы су, баллы ризык, камыр ризыгы һәм калган зарарлы ризыклар ашатмасалар иде. Аларга, киресенчә, җиңел ризыклар, әйтик, парда, суда пешкән ризык, яшелчә, җиләк-җимеш, аксымга бай ризыклар ашатсалар, файдалырак булыр. Ураза тотканда кешенең организмындагы күзәнәкләр активлаша, таксоннардан арына, ашказаны ял итә төрле җитешсезлекләре төзәлә, Инсулинга сизгерлек арта, баллы һәм фастфуд ризыкларны ашыйсы килми башлый. Галимнәр ураза тоткан вакытта, күзәнәкләрнең гомер озынлыгын арттыра трган геннарның активлашуын ачыклаганнар.
– Ураза хәзер мәктәптә уку вакытына туры килә. Баланың укуына зарар килмәсен өчен нәрсә эшләргә? Сез алдагы җавапта искәртеп үткән файдалы ризыкларны санап үтсәгез иде.
– Әйткәнемчә, беренче көннән үк тулы көн тотмауны киңәш итәм, организмны ял иттерергә кирәк, бу, әлбәттә, әле балигълык яшенә ирешмәгән балаларга кагыла, ә инде бәләгать яшенә җиткән балага Ислам дине күзлегеннән ураза фарыз санала. Ә ризыкларга килгәндә, әйтеп үтелгәнчә, өстенлек ит, балык, йомырка, әчкелтем сөт продукциясе, кузаклылар, чикләвек, үсемлек, сыер майлары,авокадо, ярмалар, караҗимеш, хөрмә, күрәгә. Шулай ук өстәмә витаминнар: Омега 3, Д витамины, селен, магний, В, кальций, цинк, чөнки ризык белән генә бу ризыклар организмга тиешле күләмдә керми. Ифтарны хөрмә җимеше һәм 1-2 стакан җылы су белән башларга, 20-30 минуттан гына төп ризыкка керешергә киңәш итәм.
– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Алмаз Галимҗанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев