Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Бәрәкәтнең сере нәрсәдә?

Халид бине Вәлид тапшырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам янына бер гарәп килеп: «Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем», – дип әйтте.

Халид бине Вәлид тапшырган хәдистә әйтелә: бервакыт Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам янына бер гарәп килеп: «Ий, Аллаһының Илчесе, мин синнән бу дөньяда бәрәкәт җитсен өчен ниләр эшләргә кирәклеген сорарга килдем», – дип әйтте.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам шунда: «Син сора, мин җавап бирермен», – диде.

– Иң гыйлемле кеше булырга телим.

– Аллаһ Тәгаләдән курык, шулвакыт иң гыйлемле кеше булырсың.

– Иң бай кеше булырга телим.

– Аллаһ сиңа биргәннәрдән канәгать бул, шулвакыт иң бай кеше булырсың.

– Иң гадел кеше булырга телим.

– Башкаларга да үзеңә теләгәннәрне телә, шулвакыт иң гаделе булачаксың.

– Иң игелекле кеше булырга телим.

– Син кешеләргә файда китерүче бул, шулвакыт иң игелекле булырсың.

– Аллаһ каршында үзенчәлекле булырга телим.

– Син Аллаһыны күбрәк зикер ит, шулвакыт Аллаһы каршында да үзенчәлекле булырсың.

– Камил иманлы булырга телим.

– Холкыңны яхшырт. Шулвакыт иң камил иманлы булырсың.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/barakatnen-sere-narsada-5872013

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/lamp-mat-near-quran_2653100.htm#fromView=search&page=1&position=9&uuid=1509ced4-1235-48c4-9594-

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев