Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Яңа басма : “Абыстайлар -Ак әбиләр” китабында безнең райондашларыбыз турында аерым бүлек бар

Китапта Сабабызның баш абыстае, 40 ел буе сәламәтлек сагында хезмәт куйган балалар табибәсе Тәнзилә Габделхәй кызы Йосыпова турында язма урнаштырылган

  Абыстайлар- ак әбиләр дип исемләнгән әлеге басманың төп максаты-нәсел нәсәпләрендә муллалар, абыстайлар, дин белән яшәгән әби-бабалары булган  бүгенге көн дәвамчылары –республика район авылларында гомер итүче, татар дини дөньясында исемнәре мәгълүм мөгаллимәләр, абыстайларның бәһаләп бетергесез эш-гамәлләре турында сөйләү, исемнәрен мәңгеләштерү һәм, кыскача гына булса да, районнарда эшләп килүче Мөслимәләр берлеге иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге белән таныштыру иде. Китапта язылганнарны үрнәк итеп куеп, ислам динебезнең куәтен арттыру, шул нисбәттән яшьләрне әдәп-әхлак кагыйдәләренә буйсынып, Коръәндә әйтелгәнчә,, шәригать кануннары буенча кушканнарны үтәп,тыелганнардан тыелып яшәргә вәгазьләнми генә өйрәтү иде исәбем...”дип яза китап  авторы Әлфия Самат кереш сүзендә.

Китапта Сабабызның баш абыстае, 40 ел буе сәламәтлек сагында хезмәт куйган балалар табибәсе Тәнзилә Габделхәй кызы Йосыпова турында да аерым бүлек бар.

Тәнзилә Габделхәй кызы Әгерҗе районы Төрдәле авылында туып үскән. Әтисе Габделхәй элек-электән килгән хәзрәтләр нәселеннән булып, төпле дини белем бирүе белән тирә -якка даны таралган шәхес булган. Динне кысрыклау башлангач та үзенең кыйбласыннан чигенмәгән, балаларга Аллаһ кушканнарны санлап яшәргә боерган. Әнисе Җәмилә абыстай да тыйнак һәм кече күңелле остабикәләрдән саналган. Хәзрәт белән абыстай 5 балага гомер биргәннәр. Шушы мохиттә үскән Тәнзилә абыстай да бала чагыннан ук күңелендә Хак Тәгаләгә олы инану белән тугрылык саклап яши... Бүген ул Саба үзәк мәчетендә берничә төркемдә дин дәресләрен алып бара. Тормыш иптәше Харис ага белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр, балалары, оныклары да дин кануннарын үтәп яшәүчеләрдән. Хөрмәтле абыстаебызга нык сәламәтлек, тигез, бәхетле картлык һәм ике дөнья бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев