Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кабер өстендә үскән агачны кисәргә ярыймы?

Язгы өмәләр башланды. Зиратларда өмә ясау белән бәйле кайбер сорауларга җаваплар әзерләдек.

Мөхәммәд пәйгамбәребез: «Зиратларга барыгыз, гыйбрәтләнегез. Ул – үлемне искә ала торган урын», – дип әйтеп калдырган.
Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кабер өстенә хөрмә агачы утыртып куйган булган. Ни өчен шулай эшләвен сорагач, ул: «Менә шушы ботак кипкәнче мәеткә савабы барыр», - дип җавап бирә.
Тик монда игътибарлы булырга кирәк:
- артык зур булып үсә торган каен, нарат агачларын, бәлки утыртмау хәерле булыр.
- агачлар карга оясына әйләнсә, корыган ботаклары сынып торса, тамырлары күрше-тирәдәге каберлекләргә кадәр таралса, комачауласа, андый агачларны кисү хәерле булыр.
Кайбер галимнәр, чирәме, үләне корымаган икән, аны йолкымагыз: алар кабер әһелләренә тәсбих-истигъфар кылып, гафу итүне сорап тора, дип әйтәләр.

Хатын-кызларга зиратка барырга ярыймы? Үзләренә генә керергә ярыймы?
Әбү Хәнифә мәзхәбе буенча, хатын-кызга зиратка бару рөхсәт ителә.

Элек-электән бу мәсьәләгә карата ике төрле фикер йөртүче бар.
Ярамый, дип әйтүчеләр моны Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм)нең: «Каберләрне зиярәт кылган хатын-кызларга Аллаһның фәрештәләре ләгънәт укырлар», – дигән хәдисенә таянып әйтәләр.

Әмма Пәйгамбәребезнең икенче бер хәдисендә: «Мин элек тыйганны рөхсәт иттем», – диелә.
Элек җаһилият заманында хатын-кызлар тиешенчә киенә, госел тәртипләрен үти белмәгәннәр. Шул вакытта зиратка бару аларга тыелган булган. Соңыннан рөхсәт ителә.

Бер хатын‑кыз зиратта елап утырганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.) аңарга, ник елыйсың, кабер янында еларга ярамый, ди. Нишләп кабер янында утырасың дими.

Хәдисләрдән без Гайшә анабызның да энесе Габдулла өчен кабер янында дога кылуын беләбез.

Шуңа да хатын‑кыз госелле булса, башына яулыгын бәйләсә, тиешле итеп киенсә (бөтен җире капланган булса), күрем вакыты булмаса, зиратка барырга ярый.

Балаларны зиратка алып керергә ярыймы?

Бу гамәл тыелмаган.

Ләкин монда берничә моментка игътибар итәргә кирәк:
- баланы зиратка НИНДИ МАКСАТ белән алып керәсез?
- кечкенә баланың психикасына ЗЫЯН КИТЕРЕРЛЕК гамәлләр кылынмасмы?

Ә, гомумән алганда, балаларга ахирәт турында, һәрбер гамәлебез өчен җавап бирәсе булу турында белү мәслихәт.

чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев