Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Кояш чыккан көннәрнең иң хәерлесе -җомга

Көннәрнең иң бөеге – җомга көне. Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: “Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга көне. Ул көнне Адәм (с.г.в.) яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә җомга көнне булачак” (Мөслим).

Җомганы дөрес үткәрик

Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.
Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәргә (галәйһимәссәлам) салават әйтәләр.
Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.

Хәдистә болай диелгән: «Җомга – иң изге көн. Бу көнне салаватны мөмкин кадәр күбрәк әйтегез һәм ул миңа килеп ирешәчәк».

 Ярамый:
Җомга намазына чакырып азан яңгыраганнан соң һәм гыйбадәт беткәнчегә кадәр, сәүдә һәм башка эшләр белән шөгыльләнү тыела.
 Мәчеткә соңга калып килү хупланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев