Мәчеттә укулар башлана
Саба районы мәчетләрендә 1 октябрьдән укулар башлана. Дәресләрдә Ислам дине нигезләре, Коръән уку кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр.
Дәресләр көн саен көндез һәм кичке сәгатьләрдә оештырыла. Дәресләрдә шәкертләр Коръән аятьләрен укырга һәм, намаз уку тәртипләренә өйрәнәчәкләр. Остазларның һәркайсы махсус дини уку йортларын тәмамлаган һәм белемнәрен мәдрәсәләрдә дәвам итүче мөгаллимәләр. Тәнзилә Йосыпова, Затия Галимҗанова, Рәсимә Рәхимова, Фирдания Гатауллина, Рәфидә Гафиятуллина, Гүзәлия Ганиева инде мәчеттә беренче елларын гына укытмыйлар. Быел дүшәмбе һәм чәршәмбе кич укытучылар Фирая Хөбайбуллина һәм Зөлфирә Насыйбуллина динне беренчел үзләштерүчеләр өчен яңа төркем җыячак.
"Тынычлык" мәчетендә дәресләр сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә( мөгаллимә Гөлгенә ханым Дәүләтова), шулай ук «Мотыйгулла» мәчетендә дә беренче тапкыр укырга килүчеләр өчен җомга көнне кич дәресләр оештырылачак (мөгаллимә Дания Гайфуллина).
Ял көне көндез үзәк мәчеттә кыз балалар өчен дә укулар оештырылачак.
Хәерле һәм файдалы гыйлемнәр булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев