Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ризыкка тел тидереп карау уразаны бозамы?

Сездән сорау-бездән җавап

❓ Ризыкны йотмыйча, телне тидереп карау УРАЗАНЫ БОЗАМЫ?
❗️ Бу гамәл уразаны бозмый, әмма МӘКРУҺ (шелтәле) гамәл булып санала.
 МӘКРУҺ – ул шундый гамәл, аны кылган яки дөрес дигән кеше ГӨНАҺЛЫ була. Аңа отыш уеннар уйнау, ямьсез җырлар җырлау, кеше алдында әдәпсез кылану һ. б. керә.

❌ Ураза вакытында көндезен түбәндәге эшләрне кылу МӘКРУҺ (шелтәле) санала:
- Файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү.
- Ризык һәм сагыз чәйнәү.
- Берәр азыкка телне тидереп татып карау.
- Иреннән үбү.
- Авыз ачмыйча, ике көн рәттән ураза тоту.
- Авыруының артачагын белә торып, ураза тоту.
- Сатып алыначак малны (ризыкны) татып карау.

✅Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләрне башкару ДӨРЕС санала:
- Балага ризык чәйнәп бирү (баланың ризыкны башкача кабул итү мөмкинлеге булмаганда).
- Күзгә сөрмә тарту.
- Тәһарәт вакытында мисвәк белән тешләрне пакьләү. Әмма чистарткан вакытта бүленеп чыккан төкерекне һәм мисвәкнең кисәкләрен йотарга ярамый.
- Кан алдыру.
- Сөлек салдыру.
- Госел коену.

Аллаһы Тәгалә барыбыздан да риза булсын.

Чыганак: https://t.me/dvmhuzur

Фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев