Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Сабаның «Тынычлык» мәчетендә вәгазь кичәсе узды

Чарада Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам -мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнашты

  Хәзер һиҗри ел исәбе буенча рабигыль-әүвәл ае дәвам итә. Бу мөбарәк ай Галәмнәр өчен рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган ае. Һәм  әлеге айны мөэмин -мөселманнар сөекле Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтеп, аның тормыш юлын өйрәнеп, аннан  гыйбрәт алып үткәрергә тиешләр. Вәгазь кичәсендә дә  сүз шул турыда барды. Исмәгыйль хәзрәт нигездә сүзне динебезнең асылын аңлатудан башлады, намаз әһәмиятен сөйләде, нәфилә - духа, тәһәҗүд намазларының өстенлекләре турында да бәян ите. Кешелеккә рәхмәт өчен җибәрелгән  рәсүлебез белән бәйле истәлекләр турында да уртаклашты. 

 Киләсе якшәмбедә «Тынычлык» мәчетендә Кукмара районы Туеш мәчете имам хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллинның килүе көтелә. Вәгазь кичәсе 18:00 сәгатьтә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев