Танылган табибә, дин белгече, күпсанлы китаплар авторы Галимә Харисова вафат
Галимә Харисова үз китапларында иман һәм пакълек нигезләрен яктыртты, дин, мәгариф һәм медицина өлкәләрен бергә бәйләп, күп проблемалардан арыну юлларын күрсәтте. Урыны оҗмахта булсын.
... Моннан 15 еллар элек кызым нык кына авырып киткәч, дәва эзләп Мәскәүгә киттем. Дарулар белән генә дәваланып котылып булмаячагын аңлагач, Мәскәүнең бер мәчетенә киттем һәм садакамны анда утыручы бер бабайга суздым.
Ә ул: “Алмыйм, чөнки син мөселман түгел. Ничек мин синең садакаң белән Аллаһ алдында җавап бирим?!”, - ди. “Соң мин бит татармын”, - дим. “Булсаң соң, мөселманча киенмәгәнсең, гыйбадәтләреңне кылмыйсың, Коръән укый белмисең”, - ди.
“Минем бит вакытым юк: бер ярым ставкага эшлим, балам бар, өй мәшәкатьләре”, - дим. Шунда бабай әйтте: “Син дөнья мәшәкатьләре өчен Мәскәүгә үк килеп җиткәнсең, ә мәңгелек ахыйрәтең өчен бернәрсә дә эшләмисең...”
Өйгә кайткач, кызымның авыруы арткы планга күчте, беренче проблема булып Ислам динен өйрәнү килеп басты. Өстәвенә, үзем ул вакытта “русско -язычная” (рус телле татар) идем һәм мин бу гыйлемне тизлек белән үзләштерү юлларын эзли башладым. Төрле методикалар кулландым, шактый мөгаллимнәр, шәкертләр белән аралаштым. Иске имлә белән язылган “Тәсһил бәян”, Коръән тәрҗемәләрен, Кулиевның Коръәнгә комментарийларын берничә кат укып чыктым. Коръәнне мәгънәсен аңлап кына укыйсым килде.
Әйе, Аллаһ Тәгалә ача икән ишекләрен теләгән бәндәсенә.Миңа бит ачылды хаклык. Җәһәннәм турында уйлыйм, ә күз алдыма больницаның реанимациясе килә - анда кан, үлек. (Җәһәннәмдә бит эчә торган эчемлек үлек – эренле кайнар сулар!). Алабугада бөтен халык кызганыч тоелды миңа. 32 ел шунда яшәлгән бит! Һәрбер дәваланучы килә, аларга сөйлим, аңлатам.
Шулай итеп, минем беренче шәкертләрем пациентларым булды. Элек кешеләрнең тәннәрен дәвалаган булсам, хәзер җаннарын тынычландыруга сәбәпче, Аллаһның рәхмәте белән. Бөтен тәннең, бәдәннең сәламәтлеге өчен калеб-йөрәкнең сәламәт булуы, ягъни, Аллаһ Тәгаләне белеп, танып, Ул кушканча яшәве кирәклеген аңлатам.
Авырулар Исламны яшәү рәвеше итеп алгач, Пәйгамбәребезнең с.г.в. вәсыяте итеп калдырган ысулларын куллангач, күп кенә еллар буе кулланган даруларын эчми башлыйлар.
Галимнәр әйткәннәр: “иртәнге намаз вакытында Аллаһ Тәгалә Үзенең колларына 3 атомлы кислород-озон бирә, һәркемгә кирәкле микъдарда. Медицинада да озонотерапия кулланалар. Ләкин алар һәркемгә күпме кирәклеген белеп бетерә алмыйлар...
Иртәнге намаз вакытында йоклап яткан кешеләр Аллаһ биргән шундый энергия чыганагыннан мәхрүм калалар, иртән башлары авыртып уяналар...
Мин үзем сөенеп бетә алмыйм, Аллаһ миңа шундый эш йөкләгән өчен. Киләчәктә дә Аллаһ Тәгалә Ислам юлында армый-талмый эшләргә насыйп итсен.
Табиб - терапевт Галимә Харисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев