Татар халкы тарихында – Ислам: Илдан Гәрәев эше
Илдан Гәрәев, Саба гимназиясенең 8А сыйныфы укучысы.
Ислам – Идел буе төбәкләрендә VII-VIII гасырларда шәрык илләре белән сәүдә итү, икътисади һәм мәдәни мөнәсәбәтләр нәтиҗәсендә тарала башлый. Яңа этап, 922 елдан, Багдад илчелегенең вәкаләтле вәкиллеге рәсми рәвештә Иделбуе Болгар дәүләтен мөселман дөньясының бер өлеше итеп таныгач башлана.
IX гасыр ахыры – X гасыр башы Иделбуе Болгар иле өчен дәүләтнең формалашуы, аякка басуы гына түгел, ә дини-хокукый системаның да оешү вакыты була. Хәнәфи мәзһәбенең альтернатив фикерләргә һәм җирле гореф-гадәтләргә хөрмәт саклавы Ислам диненең тыныч юл белән тиз арада таралуына сәбәпче була.
Алтын Урда дәверендә дини-хокукый мәсьәләләрнең торышы Болгар чоры белән охшаш. Бу – дәүләтнең дә, дини-сәяси җитәкчелекнең дә төп максаты – илдә тәртип урнаштыру, тынычлыкка, муллыкка ирешү була. Фикер төрлелеген рөхсәт иткән Ислам, әгәр дә ул көчләп тагыл-маса, нәкъ менә шушы мөмкинлекне тудыра. Алтын Урдада Ислам диненең бу үзенчәлеге башка диннәргә һәм мөселман дөньясының үз эчендәге төрле агымнара карата тыныч карашта торуында чагылыш таба. Алтын Урданың башкаласында төрле мәзһәб: хәнәфи, шәфигый, мәлики әһелләре, галим-руханилар,шулай ук суфилар яши.
Ислам тарихының алдагы этабы, рәсми юнәлеше хәнәфи мәзһәбе булган мөстәкыйль татар ханлыклары: Әстерхан, Казан, Себер һәм башкалар оешу дәвереннән, ягъни XIV йөздән башлана. Бу дәүләтләрдә Ислам X гасырның башыннан алып XVI гасырның беренче яртысына кадәр абстракт гыйлем рәвешендә генә түгел, бәлки формалашкан социаль-икътисади, сәяси шартларда үсеш ала.
XVI гасырның икенче яртысында татарлар дәүләтчелеген югалта, табигый тормыш агышына зыян килә. Җәмгыятьнең тарихи нигезләрен саклау бурычын халыкның рухи тормышы белән тирәнтен бәйле структуралар үз өстенә ала. Җыен кебек иҗтимагый форумның әһәмияте үсә, нәкъ менә ул үзидарә вазифасын башкара. XVI – XVIII гасырларда Ислам татар җәмәгатьчелегенең тотры-клылыгын тәэмин итә. Билгеле, халыкны кыенлыклардан тулысы белән азат итми, әмма социаль структураны һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен мөмкинлекләр тудырыла. Дин, татарларның исән калуында, югары сәләткә ия зур көч булып чыга. Ул социаль интеграция, җәмгыятьтә хөкем-тәртип вазифаларын башкара. Сакланып калган дини институтлар татарларда социаль һәм сәяси яктан төрле сыйныф-төркемнәрне берләштерү, татулаштыру, шулай ук үзидарә, үзлегеннән оешу мөмкинлеген тудыралар.
Шуның белән бергә XVIII гасырның икенче яртысында өстәмә социаль-сәяси һәм идеологик институтларның кирәклеге ачыклана. Әкренләп Россия империясе хакимияте дә, аеруча Екатерина II идарәсе вакытында, нигездә, Ислам кануны белән яшәешен чикләгән татар халкының ихтыяҗларын игътибарга алмауның Россия эчендә тотрыксызлыкка китергәнен аңлый. Шуңа күрә, “чукындыру” (христианлаштыруга карый да көчлерәк, тәэсирлерәк булган, татар халкын Россия дәүләт системасына тарту, җәлеп итү механизмын булдырырга кирәк була. 1788 елда Оренбург мөселман диния нәзарияте (Оренбургское магометанское духовное собрание) төзелә. Татарлар, XVIII гасыр ахырында – XIX гасыр башында күпләп мәчетләр төзеп, мәчетләр каршында мәктәп-мәдрәсәләр ачып, мөстәкыйль милли мәгариф системасын булдыру эшенә керешәләр. Алга таба ул яңа фикерләрне таратучы куәтле нигезгә әверелә һәм татарлар арасындагы милли-мәдәни хәрәкәтнең социаль җирлеге яңарышына китерә.
XVIII гасыр заманча үсешкә борылыш юлын билгели, шул ук ва кытта иҗтимагый аң, гореф-гадәтләргә нигезләнгән карашлар һәм идеяләр белән тыгыз бәйләнеш саклый. XVIII гасыр ахыры – XIX гасыр башы иҗтимагый һәм дини фикер, иҗтимагый аң өчен хас булган шушы икетөрлелекне саклый. Ул, ике юнәлеш – радикаль идеологик үзгәрешләр һәм гореф-гадәтләрнең көч- куәтен сакларга тиешлекне аңлауның нәтиҗәсе буларак барлыкка килә. Бу шартларда бары тик Ислам призмасы аша гына, халык өчен аңлаешлы образларда һәм мәгънәләрдә яңа фикерләр, карашлар, нормалар кабул ителергә мөмкин була.
XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы татар иҗтимагый фикеренең төп тенденциясен билгеләүче җәдитчелек, дини мәгариф системасының реформасы буларак, барлыкка килә. Татар җәмгыяте дөньяны яңача аңлауга, яңа рухи кыйммәтләргә мохтаҗ иде. Җәдит уку йортлары заманча (шул исәптән дөньяви дә) белем һәм мөселман мәдәнияте арасында күпер булдыру, заман фәннәрен ислам гыйлеме системасы эченә кертү өчен зур тырышлык куя. Бу исә рациональ, универсаль, объективлык принципларына нигезләнгән дөньяви күзаллау моделе элементларын урнаштыру булып чыга. Иске ысулларны яклаучы кадимчеләр – җәдитчелектә мөселман мәдәниятенә һәм аның асыл фәлсәфәсенә куркыныч яный дип уйлыйлар. Кадимчелекнең теоретик базасы – җәмгыятьнең нигезе табигый рәвештә барлыкка килгән бөтенлектә, табигый характерга ия эчтәлектә дигән идеягә корылган була. Кадимчелекнең иң мөһим элементы – ата-баба акылын туплаган гореф-гадәтләрне саклау, бу мирасны инкаръ итү татарларның этно-конфессиональ берлек буларак юкка чыгуына китергә мөмкин дигән тезис була.
XX гасыр башына хәтле Ислам халыкның күп өлеше өчен дөньяга мөнәсәбәтне билгеләүче иң мөһим элемент, ул әдәп-әхлак нигезләрен генә түгел, иҗтимагый-сәяси карашларны да билгеләп торучы була. Бер яктан, аеруча, 1905-1907 еллардагы Рус революциясеннән соң, җәмгыятьтә сәяси көчләр арасында полярлашу көчәя, икенчедән, әлеге сәяси көчләр – гавәм фикеренә мөрәҗәгать итеп, Ислам факторын исәпкә алалар. 1917 елда идарәгә килгән большевиклар регионның иҗтимагый-сәяси тормышына иң мөһим, иң әһәмиятле булган кардиналь үзгәрешләрне тиз генә кертми. Татар зыялылары, милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләргә нигезләнгән яшәешне саклау, үстерү юлында 1917 елда мөселманнар үзләре үк төзегән рухи-дини характердагы бердән-бер үзәккә – Диния нәзариятенә өмет баглый. 1920 елларда дини мәгәриф һәм вакытлы матбугат мәсьәләләренә зур игътибар бирелә.
Ләкин партиянең генераль линиясе катгый чаралар, басым ясау юнәлешендә үсеш ала, бу социаль яшәеш кысаларыннан дини оешмаларны кысырыклап чыгаруга, төрле чикләүләргә китерә. Хакимиятнең, 1930 еллар уртасында, дини сәясәт юнәлешендәге көчле басымының иң югары ноктасына җитүе, кулланылган ысулларның чамадан тыш арттыру булганлыгын тану һәм башкаларны дингә каршы оештырылган юридик санкцияләр чикли дә, туктата да алмый.
Мөселманнар дини оешмалар һәм рәсми дини идеология белән бәйләнешне югалта башлыйлар. Мәчетләрнең бик әзе генә дини йолаларны үтәү-үткәрү хокукына ия булып кала, дини күзаллаулар белән дә чикле рәвештә генә таныштырыла.
Ислам гореф-гадәт, йола-канун дәрәҗәсендә генә яши башлый, ләкин нәкъ шушы өлкә рәсми идеология өчен буй җитмәслек булып кала. Дини мәгариф системасын юк итү шартларында, эшләп килүче мәчетләрнең санын кыскартканда, рәсми дини структура мөселманнарның ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмый. Әгәр дә 1917 елда Казан губернасында 1152 мәчет булса, 1952 елда, рәсми исәпкә алынган мәчетләрнең саны 351 гә, ә 1965 еллар башына 305 кә кадәр төшә. Шуңа күрә Коръәнне белүче һәм Шәригать кануннарын үти алучы руханилар (рәсми булмаган муллалар) институтының үзлегеннән формалашуы аңлашыла да. Шәригать белеме буенча иң кирәкле, иң гади әзерлекне дә алмаган бу муллалар, Ислам позициясен тормыш-көнкүреш һәм йола-канун югарылыгында гына саклый алганнар.
Асылда исә, нәкъ менә шулар ярдәмендә мөселман динен саклап калу мөмкин булды. Гәрчә, Исламның иҗтимагый аң формасы буларак тотрыклы яшәве дә, алмашынучан сәяси һәм социаль шартларга яраклаша алуы да үзенең уңай ролен уйнады.
Бүген, Рәсәйнең үз эчендә, Ислам яңарышы белән бәйле булган, принципиаль мәсьәләләргә җавап бирүне таләп иткән, җитди үзгәрешләр бара. Мөселман җәмәгатьчелеге үз үсешенең аеруча әһәмиятле этабына керде. Ул структура буларак оешты, ләкин дини эчтәлекнең кыйбласын һәм гамәли принципларын әле һаман да төгәл билгели алмады. Яңа этапның аерым әһәмияте шунда, Ислам яңарышының үз кыйбласын төгәл билгеләр өчен, бүген аеруча зур интеллектуаль тырышлык куярга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев